Белгеч киңәше: Яңа елны кайда үткәрергә?

Сорауларга Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина җавап бирә.

– Шәһәр урамнарында бизәлгән чыршылар янына Яңа ел төнендә күп кеше җыелучан. Роспотребнадзор бу очракта чикләүләр кертергә җыенмыймы?
– Яңа ел төнендә урамга чыгуга, чыршы янына баруга, тау шууга бернинди чикләү дә юк. Ачык урыннарда, урамда вирус таралу куркынычы бик аз. Күбрәк вакытны саф һавада һәм кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнеп үткәрергә чакырабыз.

– Эш урынында бәйрәм корпоративы үткәрергә ярыймы?
– Быелгы эпидемиологик вазгыятьтә корпоративларны киметүне сорыйбыз. Хезмәт урынында күңел ачуларны үткәрмәскә киңәш итәбез. Корпоративны кафе-ресторанда уздырган очракта санитария кагыйдәләре буенча, 100дән артык кеше җыелырга рөхсәт ителми. Бер кешегә кимендә 4 квадрат метр ара сакланырга тиеш. Иң яхшысы – Яңа елны өйдә яки бакча йортында гаилә белән бәйрәм итү. Яңа ел каникулларының беренче атнасында авыручылар кисәк артмасын саклану чараларын алдан кайгыртуны сорыйбыз.

– Бәйрәмнәр кызган мәлдә җәмәгать туклану оешмалары эшләү тәртибен үзгәртмиме?
– Коронавирус инфекциясе таралу очрагын киметү өчен җәмәгать туклануы оешмаларына 24 сәгатьтән иртәнге 6га кадәр эшләү тыела. Яңа ел уңаеннан үзгәрешләр кертергә җыенмыйбыз.

– Яңа елда республикага туристлар күп килә. Аларны тикшерү көчәйтелмиме?
– Туристларны аерым тикшерергә җыенмыйбыз, аларга аерым таләпләр юк. Килгән кеше кунакханәгә дә, фатирга да урнаша ала. Декабрь аенда кунакханәләрне, хостелларны тикшерергә җыенабыз. Анда эпидемиологик вазгыять турында сөйлибез, саклану чараларын аңлатабыз. Дөрес, тикшерүләр моңа кадәр дә үткәрелә иде. Бу юлы барысына да йөреп чыгарга ниятлибез. Ноябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән республикадагы урта һөнәри һәм югары белем бирүче уку йортларын тикшерәбез.

– Җәмәгать транспортында битлексез йөрүчеләргә нинди җәза каралган?
– Физик затларга – 15 мең сум, вазифаи затларга – 50 мең сум, юридик затларга – 300 мең сум күләмендә штраф салына.

– Республика мәктәпләрендә ничә сыйныф карантинга ябылды?
– Бер тәүлек эчендә температурасы күтәрелгән һәм авыру билгеләре булган 137 бала өйгә озатылды. Быелгы уку елы башыннан иртәнге тикшерүләр вакытында 8 366 укучы дәрескә кертелмәде. Хәзерге көндә 17 сыйныфта укулар туктатылды. 12 сыйныф – Казанга, дүртесе – Менделеевск, берсе – Әгерҗе районына туры килә.

Фәния Арсланова

Фото: https://pixabay.com/ru/

Фикер өстәү