Татарстанда авыру әнисен үтергәнче кыйнаган ир-атны сигез елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр

Чаллыда урын өстендә яткан авыру әнисен кыйнап үтергән ир-атка карата суд хөкем карары чыгарган. Ир-ат сигез елга катгый режимлы колониягә хөкем ителде. Бу хакта шәһәр судында хәбәр иттеләр.

Тикшерү фаразы буенча, ир-ат озак вакыт дәвамында үзенең авыру әнисен — икенче төркем инвалид хатын-кызны тәрбияли. Әни кеше бөтенлә хәрәкәтләнми диярлек, ул урын өстендә яткан.

14 июнь төнендә ир-ат исерек була. Ир-ат бүлмәгә кергән чакта, әнисе урын-җир япмасын диваннан идәнгә ташлый. Ир-ат ачуланып, өлкән яшьтәге әнисен идәнгә сөйрәп төшерә, аягы белән типкәли, куллары белән суга. Соңрак экспертлар мәрхүмә хатын-кыз тәнендә кимендә илле тапкыр сугу эзе булуын ачыклый..

Иргә «Газаплау» һәм «Аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян салып, үлемгә китерү» маддәләре буенча гаепләү белдерелгән. Беренче гаеп исбатланмау сәбәпле, суд аны кире каккан. Икенче маддә нигезендә Чаллы кешесен сигез елга ирегеннән мәхрү иткәннәр. Бу вакытны ул катгый режимлы колониядә уздырачак.


Фикер өстәү