Быел Татарстанда 19 мең литрдан артык алкоголь һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынган

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елның 9 ае йомгаклары буенча республикада алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте. 

Төп нотык белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре мөстәкыйль рәвештә яки ведомствоара мобиль төркемнәр составында 7 меңгә якын алкоголь базары объектын тикшергән. 2404 хуҗалык итүче субъектта алкоголь продукция әйләнеше өлкәсендә 2933 закон бозу очрагы ачыкланган.

19 мең 120 литрга якын алкоголь һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынган. Казанда, Чаллыда һәм Түбән Кама районында иң күп продукция тартып алынган. Дәүләт алкоголь инспекциясенең административ материаллары буенча салынган штрафларның гомуми суммасы 41 млн 450 мең сум тәшкил итә.

Алкоголь базарында хокук бозулар турында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында бастырылган гаризаларны карау дәвам итә. 9 айда 42 муниципаль берәмлектән 1480 мөрәҗәгать бастырылган. Вакыйгасы расланган гаризалар өчен гражданнарга 450 мең сум тирәсе түләнелгән. Закон бозулар турында мәгълүмат 377 мөрәҗәгать буенча расланган. Шулай итеп, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мөрәҗәгатьләрне карау буенча чараларның нәтиҗәлелеге якынча 25% тәшкил итә.


Фикер өстәү