Үзебезгә кирәк. Даруханәләргә даруны читкә чыгармаска киңәш ителә

Хөкүмәт Йортында Яңа елны ничек уздырырга җыеналар? Коронавирустан вакцинаны кемнәр үзендә сынап караячак? Хөкүмәт Йортында узган журналистлар белән очрашуда бу һәм башка сорауларга ачыклык керттеләр. 

Казанда даруларны өйгә китереп бирү хезмәтен башкаручы даруханә 27 ноябрьдә ачылачак. Чарада Рөстәм Миңнеханов һәм «Сбербанк» идарәсе рәисе урынбасары Ольга Голодец катнашачак.
– «Сбер Еаптека» Сәетгалиев урамы, 6 нчы йорт адресы буенча урнашачак. Бинаның мәйданы – 582 квадрат метр. Даруханә катнаш форматта – онлайн һәм офлайн да эшләячәк. Ягъни, даруларга кушымта аша заказ бирергә дә мөмкин, бу очракта аны Казан буенча бер сәгать эчендә китереп бирәчәкләр. Даруханәгә килеп дарулар сатып алырга да була, – дип аңлатты ул. Дарулардан тыш, биредә сәламәтлек, матурлык өчен продукция сатылачак. Даруханә көненә 1 мең заказ кабул итәргә сәләтле, китереп бирү эшенә 20 курьер җәлеп ителгән. Республикада мондый тагын 10 даруханә ачарга ниятлиләр. Сүз уңаеннан, илнең башка төбәкләре белән чиктәш районнарда урнашкан даруханәләргә препаратларны беренче чиратта республикада яшәүчеләргә сатарга киңәш иткәннәр.
Киләсе атнада Президентның Иннополиста узачак Күзәтчелек советы утырышында катнашуы көтелә. Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, биредә Рөстәм Миңнехановка берничә проект тәкъдим итәчәкләр. «Президентка ультрашәмәхә нурланыш ярдәмендә бүлмәләрдә дезинфекцияләү үткәрү роботын күрсәтәчәкләр. Аның эше менә нидән гыйбарәт: робот автомат рәвештә үзе кирәкле вакытта кабына һәм дезинфекция үткәрергә тотына. Кешеләргә дә комачау итми, аның зарары юк», – дип аңлатты ул. Рөстәм Миңнехановка коронавирус белән авырып терелүчеләрнең хәрәкәт активлыгын арттыру өчен тернәкләнү комплексын да бу көнне тәкъдим итәчәкләр.
Бу ялларда исә Президент «Гасырлар авазы» дип аталган шәҗәрә бәйрәмен караячак. Быел ул ТАССРның 100 еллыгына атап уздырыла. «Бәйге район, зона һәм республикакүләм этапларда узды. Финалда 6 гаилә чыгыш ясаячак», – диде Лилия Галимова.
Татарстанда коронавирустан вакцина ясату өчен иреклеләр сайлау башланды. Лилия Галимова аңлатканча, республика «Вектор» үзәгенең коронавируска каршы вакцинасын кешеләрдә сынап карау өчен сайланган 5 төбәк исемлегенә эләккән.
– Бу – Роспотребнадзорның бердәм схемасы буенча алып барыла торган эш. Нинди кешеләр катнаша алуы да, башка мәгълүматлар да билгеле. Монда теләсә кем катнаша алмый, – диде ул. Биш төбәктән барлыгы 3 мең кеше әлеге сынауда катнашачак дип көтелә.
Республиканың Министрлар Кабинеты бу Яңа елны ничек каршы алырга җыена? Журналистлар Лилия Галимовадан бу хакта да кызыксынды.
– Гадәттә, ниндидер мәдәни чара – йә театрга, йә концертка бара идек. Театрларыбыз билгеле бер таләпләр белән эшли. Әмма әлегә мондый чараларга карата бернинди дә карар кабул ителмәгән, – диде ул.
Бәйрәмнәр оештырылсын, әмма кагыйдәләр турында да онытмасыннар. Хөкүмәт халыкка шундый киңәшен бирә.
– Роспотребнадзор сүзләренә колак салырга киңәш итәбез. Корпоратив дигәч тә, ресторан, офиста җыелышып утыру түгел бит әле ул. Аны саф һавада да оештырырга мөмкин. Вакытны бергә һәм файдалы итеп уздырырга була, – дип саный Лилия Галимова. Иң яхшысы исә – өйдә булу. Яңа ел бит, барыбер дә, гаилә бәйрәме булып кала. Вазгыять исә моны тагын бер кат искәртте генә.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү