Зөһрә Җиһаншина: «Сәламәтлеккә игътибар тагын да артачак»

Татарстанда табибларда тикшеренү, шул исәптән, диспансеризация узучы халык санын киләсе елда 900 мең кешегә җиткеререгә ниятлиләр. Сәламәтлек саклау министрлыгының халык хөкеменә чыгарылган тәкъдимнәре арасында әнә шундый бурыч та бар.

Республикада диспансеризация үткәрелү кертелгәч, күп кенә авыруларны вакытыннан алда ачыклый башладылар. Әмма быел пандемия аркасында табибка күренүдә дә  үзгәрешләр бар. Хәзер диспансеризация үтәр өчен табибка алдан язылып барасы. Хастаханәдә чакта таләп бөтен кешегә бер – социаль дистанция саклау һәм битлек кию мәҗбүри. 65 яшьтән узган кешеләр тән температурасы югары яки йөткерәләр икән, диспансеризацияне  туктатып торырга кирәк.

Бу уңайдан КФУ доценты, «Золотое сердце» хәйрия оешмасы җитәкчесе Зөһрә Җиһаншина да үз фикерен җиткерде.

– Диспансеризация үткәндә күп кенә авырулар ачыкланып, аларга вакытында тиешле ярдәм күрсәтелде. Тикшеренүне 3 елга бер үтеп була.  Ул бушлай оештырыла, – ди Зөһрә Җиһаншина. – Халык сәламәтлеген кайгырту буенча Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм иҗтимагый совет вәкилләре тарафыннан алдагы елга планнар төзелә. Мөһим мәсьәләләргә  халыкның фикерендә дә беләчәкбез.

КФУ доценты сүзләренә караганда, 2021 елда «Мобиль хастаханә» бригадаларын арттыру көтелә. Шулай ук яман чирдән үлүчеләр санын да киметмәкче булалар. Диспансеризация үтүне дә җәелдермәкчеләр.

– Быел  800 мең кеше үтсә, киләсе елда 900 мең кеше табибка күренер, дип көтелә. «Демография» илкүләм проекты кысасында, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм «Золотое сердце» хәйрия оешмасы  белән берлектә  халык сәламәтлеген кайгырту программалары тормышка ашырылачак, – ди ул.

Исегезгә төшерәбез: республиканың алты социаль блогының төп максатларын һәм бурычларын – Сәламәтлек саклау, Мәдәният, Мәгариф һәм фән, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, Спорт, шулай ук Яшьләр эшләре буенча министрлыкларын билгеләү буенча тавыш бирү 2 ноябрьдә старт алды. Ул дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру проектын гамәлгә ашыру кысасында уза.

Проектның беренче этабында Татарстан Иҗтимагый палатасы тарафыннан билгеләнгән экспертлар тарафыннан 2021 елга ведомстволарның максатлары һәм бурычлары тәкъдим ителде. Аннары алар Иҗтимагый совет утырышларында фикер алыштылар һәм нәтиҗәләр буенча онлайн тавыш бирүгә чыгарылды. Иң күп тавыш җыйган өстенлекләр буенча тәкъдимнәр декабрьдә ведомстволарның иҗтимагый советларының киңәйтелгән утырышларында каралачак. Нәтиҗәдә, һәр министрлык өчен 2021 елга 5–7 өстенлекле максат билгеләнәчәк.

Халык белән бергә формалаштырылган максатларны һәм бурычларны тормышка ашыру һәм расланган индикаторларны йомгаклау буенча хакимият органнарының халык алдында хисап тотуы каралган.

Проект турында тулырак мәгълүмат махсус порталда урнаштырылган http://publictasks.tatarstan.ru шулай ук ведомство сайтларының «максатларны һәм бурычларны гавами формалаштыру» бүлегендә. Шунда ук 2020 елга өстенлекләрнең үтәлеше нәтиҗәләре белән танышырга мөмкин.


Фикер өстәү