Бер авылга – мең мәшәкать: җирле үзидарә башлыкларының абруе бармы?

Аларны кем генә дип атамыйлар: «авыл главасы», «җирле үзидарә башлыгы», «авыл советы рәисе», «җирле башлык». Нинди генә эш, йомыш килеп чыкса да, халык иң беренче чиратта аның янына йөгерә. Уты, суы бетсә, урамында чүбе үссә, эте йөрсә, зират коймасы кыйшайса, авылда урлашу, үлем-китем очраклары килеп чыкса, документ кирәк булса, иң элек «глава»га хәбәр ителә. Кыскасы, авылның алтын баганасы, тоткасы ул.

Үз эшен яратып башкарганыныкы, кеше фикере белән санлашканыныкының халык арасында абруе да зур,
әлбәттә. Шул ук вакытта алар арасында бармакка бармак селкетмәгәннәре дә җитәрлек. Бүген җирле үзидарә башлыкларының абруе бармы? Алар нинди куанычлар белән яши, авылларында нинди эшләр башкара һәм нинди авырлыклар белән очраша? Кайсылары янып яши, ә кайсылары пыскып кына
ятуны хуп күрә? «ВТ» хәбәрчесе «глава»лар эшчәнлеге белән кызыксынды. Иң мөһиме – авылда кеше калсын. Газетабыз уздырган «Бу минем туган авылым!» бәйгесенә Мамадыш районының Сон авылыннан берничә хат килеп төште. Аларның барысында да авыл советы башлыгы Мансур Сәлахов һәм аның башкарган эшләре турында мактап телгә алынган иде. Хатлардагы менә мондый юллар аеруча истә калды:
– Мансур Сәлахов Сон авыл җирлегенең, туган авылының тормышын, көнкүрешен яхшырту өчен җаны-тәне белән тырыша. Олыларны хөрмәтләү, планнарын аларның мәнфәгатьләрен күзаллап эшләве аның мөхтәрәм, хөрмәткә лаеклы зат икәнен күрсәтә, – дип язды аның турында авылдашлары. – Мансур
Фәрвәзетдин улының авылдашлары алдында йөзе ак. Иске мәдрәсәне торгызып, авыл горурлыгы булган мәшһүр композитор Яруллиннарны тиешле югарылыкка күтәрде ул. Авыл җирлеге буенча куйган хезмәтләрен санап та бетерә торган түгел. Республикакүләм авылларны саклау, аларның инфраструктураларын ныгыту буенча эшләп килә торган барлык программаларда да катнашырга
тырыша. Халкы өчен җанып-көеп яши ул. Сон авыл җирлегенә өч авыл: Югары Сон, Кече Сон, Урта Сон керә. Биредә 357 хуҗалыкта 950 кеше яши. Авыл җирлегендә 15 бюджет һәм 12 халыкка хезмәт
күрсәтү оешмасы эшләп килә. Шулардан ике төп мәктәп, ике балалар бакчасы, өч авылда да мәдәният йорты, өч китапханә, өч фельдшер-акушерлык пункты, ике элемтә бүлекчәсе, җиде кибет, бер
музей бар. Һәр авылда – мәчет. Шушы җирлектә АПК «Азык-төлек программасы» бүлекчәсе урнашкан. Әлеге оешманың авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерүе халыкны эш белән тәэмин
итүдә зур роль уйный. Шәхси хуҗалыкларда 659 баш мөгезле эре терлек асрала.
Шуның 165е – савым сыерлар. Язма героеның үзе белән элемтәгә кердек. Мансур әфәнде әлеге вазыйфада
15 ел эшли икән инде.

– Үз халкын яратмаган, күңеле тартмаган кеше бу урында шул гомер эшли алмас иде дип уйлыйм. Эшеңә ике куллап алынырга кирәк. Һәр хезмәтнең – үз авырлыгы. Ләкин шул авырлыкларны җиңү – үзе бер рәхәт, – диде ул. – Мин килгәндә халык өчен булган объектлар, юллар, сулар бик начар хәлдә үк булмаса
да, яхшы да түгел иде. Шушы еллар эчендә барысын да тәртипкә китердек. Минем карамакта – өч авыл. Өчесендә өч төрле холыклы халык яши. Һәркайсының холкына карап эш итәсең. Төрле вакытлар була инде. Авырлыклары да җитәрлек, ләкин аңа да карамастан, уртага салып сөйләшәбез, эшләгән эшләребезне күрсәтәбез. Үзара салым акчасы бик нык булышты. Аның ярдәмендә бик күп
эшләр эшләнде. Халык белән начар эшләсәң, ул акчаны да җыеп булмас иде. Проблемалар дигәндә, «Мамадыш азык-төлек корпорациясе» бетеп китү сәбәпле, халыкка эш беткән.
– Социаль объектлар төзибез анысы, тик авылдан кеше китсә, аларның да кирәге калмый, – ди җирле үзидарә башлыгы. – Бүген халыкны борчыган төп мәсьәлә – эш. Аллага шөкер, әле ярый безнең хуҗалыкларны фермер Рифат Мотыйгуллин үз канаты астына алды. Бүген фермаларны төзекләндереп ятабыз. Шушы көннәрдә маллар кайта башлаячак, 1500 бозау булачак. Күпмедер дәрәҗәдә эш проблемасы хәл ителәчәк, димәк. Авылдашларның күпчелеге читкә китеп эшли. 4 вахта гына йөртә аларны.
Фермалар эшли башлагач, үзебезгә кайтабыз, дип торалар.

Авыл советы рәисләренең җир җимертеп эшләр өчен мөмкинлекләре чамалы икәнен аңлыйбыз. Тик бик теләгәндә, төрле юлларын табарга була, ди алар.
– Авылдан чыгып киткән кешеләр белән элемтәдә торабыз. Депутатларыбыз бик ярдәм итә. Шундый хезмәттәшлекләр нәтиҗәсендә, мәсәлән, чишмәләр төзекләндерелде. Халык белән гел элемтәдә мин. Үзем дә шушы авылда туып үстем. Шәһәрдә калу мөмкинлеге дә бар иде, тик күңел барыбер шушында
тартты. Бервакытта да берәүгә дә өстен караганым булмады, кешенең хәленә керергә кирәк. «Теләсә кайсы вакытта шалтыратыгыз. Проблемагыз булса, килегез», – дим. Ул мине сайлаган, димәк, миңа ышана, өметләнә. Яхшы мөнәсәбәт булса, ул да сиңа башкача карый. Нәрсә булдыра алабыз, шуны эшлибез. Иң
мөһиме – авылда кеше калсын, дип тырышабыз, – диде Мансур абый.

«Китереп куелганга ышаныч юк»
Авыл советы рәисләре арасында хатын-кызлар да бик күп. Лаеш районының Кече Елга авылы халкы да биш ел дәвамында җирле үзидарә башлыгы булып хезмәт куйган Лилия Кыямованы мактап туя алмый. Әлеге җирлеккә өч авыл керә, 900гә якын кеше яши.
– Ул гел халык арасында. Кайчан гына мөрәҗәгать итсәк тә, бервакытта да кире борып чыгармый. Нинди генә авыр хәл булса да, ярдәм итәргә тырыша, – дигән иде бу якларга бер сәфәребез вакытында
авыл халкы. Алар барысы да «безнең Лилиябез» дип кенә тора. Лилия ханым, чыннан да, бик игътибарлы, сабыр, ягымлы, ачык ханым. Җитәкчелек нәселдән килә. Аның әбисе, әтисе һәм әнисе дә үз вакытында шушы авыл советы рәисе булып эшләгәннәр.
Соңгы биш ел эчендә авылда зур-зур төзелеш эшләре алып барылган, төзекләндерелгән, урамнарга асфальт җәелгән, күпер салынган, суүткәргечләр алыштырылган.
Халык белән көн саен аралашабыз. Соңгы вакытта йортларны, җирләрне рәсмиләштерү мәсьәләләре белән киләләр. Бөтен эшләр электрон вариантта хәзер. Өлкәннәргә эшләп чыгу авыр, шуңа да без ярдәм итәбез, – ди Лилия ханым. – Җир сорап килүчеләр күп. Яшьләр калырга тели, ләкин җир алу белән бәйле
ерып чыгып була алмастай проблемалар бар. Ул бары тик аукцион аша гына бирелә. Мәсәлән, йорттагыларның берсе авыл хуҗалыгында, берсе мәгариф өлкәсендә эшли, ди. Әгәр шундый белгечләр өчен ниндидер яңа карарлар кабул итеп, җир алу процессын җиңеләйтмиләр икән, безнең, гомумән, авылда яшьләр калмаячак. Чөнки аларга эш, перспектива юк. Үз эшен башлар өчен дә мең дә бер мәшәкать көтеп тора бит аларны. Авыл хуҗалыгы министрлыгында төрле программалар эшли, ләкин,
дөресен генә әйткәндә, алар гади халык үз тырышлыгы белән генә ерып чыга торган түгел. Бу өлкәдә дә безнең ярдәмгә өмет итәләр. Тегендә-монда йөрибез, шалтыратабыз, белешәбез. Арендалы торак та булырга тиеш иде. Шулай ук әлегә тукталып тора. Олы кеше кая барсын инде? Пенсиясе килмәсә дә,
безгә килә. Улы яки ире эчеп җәфаласа да, аптырап, безгә мөрәҗәгать итүчеләр бар. Табибка да алып барган очраклар булды. Ләкин бу – бик сирәк күренеш. Гадәттә, өйдәге ызгыш-талаш белән борчымыйлар.
Авыл советы рәисе фикеренчә, авылда яшьләрне калдырыр өчен җитештерү тармагын җәелдерергә кирәк.

– Бөтен кеше дә пай җирендә эшли алмый бит, – ди ул. – Авылга кайталар. Йортлар буш тормый. Аларга пенсиягә чыгучылар кайтып төпләнә. Ләкин авылга яшьләр бик кирәк. Җир җимертеп эшләр өчен мөмкинлекләр булу да кирәк шул. Лилия ханымны бу мәсьәлә дә бик борчый булып чыкты.

– Бюджет салымнардан формалаша. Ә бездә, зур оешмалар булмагач, салымнар бик аз. Шуңа күрә счетта акча да калмый. Быел бигрәк тә авыр. Билгеле бер тармакка бүлеп бирелә торган акча күләме еллар дәвамында шул ук кала. Ә бит чыгымнар елдан-ел арта. Бензинны да үз кесәбездән түлибез, чөнки башка керер җир юк. Аның фикеренчә, соңгы елларда авыл советы башлыкларының дәрәҗәсе төште.

– Мөмкинлеге юклыгын халык та күрә бит, шуңа күрә аның абруе да какшый. Кешене ялына-ялына эшләтергә туры килә. Ни өчен без кул сузып: «Бирегез инде…» – дип йөрергә тиешбез? Бертуктаусыз ялыну, ялвару, җайлау… Шундый шартларда да эшләргә, тегесен-монысын табарга, көйләргә тырышабыз. Халык
бердәм бездә. Шунысы сөендерә. Каршы килгәннәре юк. Арада бер-ике кеше булса да, күпчелек белән аңлашып эшлибез. Ярдәм итүләре өчен авылдашларыма рәхмәттән башка сүз юк. Лилия ханымнан: «Җирле үзидарә җитәкчесе булу авырмы?» – дип сорадым. Ул исә, ике дә уйлап тормыйча: «Авыр! Хатын-кыз өчен бигрәк тә!» – дип җаваплады.
– Хатын-кыз йортта әни дә, хатын буларак та кирәк. Кайбер көннәрдә эш иртәнге җиденче яртыда башлана. Кичен тагын җиде-сигезсез кайтып керә алмыйсың. Мин бу эштә ир-ат булырга тиештер, дим. Әгәр авыл советында компьютерны белә торган яхшы секретаре булса, бу хезмәтне ир-ат тартып барырга
тиеш. Ләкин ул төп чыгышы белән бары тик шушы авылныкы булырга, аның өчен җанып-көеп яшәргә, кешеләргә кешелекле, яхшы мөнәсәбәттә булырга тиеш. Китереп куелган кешегә ышаныч юк…

Агы да, карасы да
Язма әзерләгәндә мондый матур үрнәкләр белән күп таныштык, кызганыч, барысын язып кына бетереп булмый. Андый ныклы, көчле җирле үзидарә башлыклары белән бер рәттән үз бурычларын тиешенчә үтәмәгән, авылдашларына игътибарсыз булган, аларның гозер-үтенечләренә салкын караганнары да җитәрлек. Андыйлар турында без, журналистларга да, еш әйтеп торалар. «Халык белән исәпләшмиләр,
аралашмыйлар. Бурычларын үтәмиләр», – дисәләр дә, «Безнең бит әле монда яшисебез бар. Ач тамагым, тыныч колагым», – дип, үзләрен дә, авылларын да күрсәтмәүне үтенәләр. Аларны да бик яхшы аңлыйбыз… Бәлки, андый «глава»лар да әлеге язмада язылган хезмәттәшләре үрнәгендә тырышыбрак эшли башлар. Бәлки икенче берәүләренең күңелләренең бер почмагында: «Кара әле, болар булдырган бит. Ник без булдырмаска тиеш әле?! Бу мәсьәләне менә шулай итеп тә хәл итеп була бит әле», –
дигән стимул туып, эш тәгәрмәчен «ак көнләшү» әйләндерә башлар. Без әнә шуңа өметләнәбез.

 

Зөһрә Садыйкова 


Фикер өстәү