Сөйләү дә гөнаһ, тыңлау да

Гайбәтне әйт колакка, ишетелер еракка, ди халык мәкале. Гайбәтне дә, әйткән сүзне дә кире җыеп алып булмаганын бик яхшы беләбез. Әмма сөяксез тел күп очракта сөйләвен белә. Күптән түгел Канада галимнәре гайбәт сөйләүдән тәм табуның сәбәбен ачыклаган. Баксаң, гайбәт сатканда кешедә күпләп «мәхәббәт гормоны» бүленеп чыга икән. «Кеше бу мизгелдә әйтеп бетермәслек ләззәт кичерә», – ди галимнәр. Ә гөнаһын кая куярга?

«Шамил» мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИН белән әнә шул хакта сөйләшәбез.
:: Мәхмүт хәзрәт, гайбәт сөйләү нәрсәсе белән куркыныч?
– Аллаһы Тәгалә безгә тел нигъмәтен биргән. Аның ярдәмендә игелек китереп тә, яманлык эшләп тә була. Гайбәт сөйләү – менә шушы тел белән эшләп була торган яманлыкларның берсе. Ул башка кеше артыннан аңа ошамаган, аның күңеленә хуш килмәгән берәр нәрсәне сөйләүдән гыйбарәт. Коръән-Кәримдә: «Әй, иман китерүчеләр, күп төрле уйлардан, уйланулардан, башка кешеләр турында начар уйлаулардан ерак булыгыз. Бер-берегезнең кимчелекләрен гаепләп, гайбәт
сөйләмәгез. Берәрегез үлгән туганының итен ашауны яратырмы икән? Гайбәт сөйләү – үлгән туганыңның итен ашау белән бер. Әлбәттә, бу эштән сез җирәнерсез. Аллаһы Тәгаләдән куркыгыз!» –
диелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Моста фа салләллаһу галәйһиссәлам дә гайбәт сөйләмәү, сөйләгән очракта нинди күңелсез нәтиҗәләргә ирешү хакында бик күп аңлатмалар биреп калдырган.

:: Кеше ни өчен гайбәт сөйли?
– Гайбәт сөйләү ике сәбәпкә нигезләнә. Беренче сәбәбе – гайбәтнең нинди зур гөнаһ һәм җирәнгеч гамәл икәнлеген белмәүдә. Кеше наданлыгы аркасында гайбәт сөйли. Икенче сәбәп исә, башка кешенең
хәленә хөсетләнеп, үзеңне аннан өстен куеп, гайбәт сөйләүдән гыйбарәт.

Аллаһ бөтен гөнаһларны да гафу итәме?

:: Гайбәт тыңлау гөнаһмы?
– Гайбәтне сөйләү дә, аны тыңлау да бер  үк дәрәҗәдә гөнаһ санала. Шуңа күрә акыллы, иманлы кеше гайбәт сөйләүдән  дә, тыңлаудан да тыелырга тиеш. Гайбәт сүз ишетүгә, аны тыңлаучы кеше: «Сөйләмә, гөнаһка керәбез!» – дип туктатса, гайбәт сөйләү гөнаһы арадан чыгып китә дигән сүз. Ә инде кеше аны ләззәтләнеп тыңлый икән, аны сөйләүче дә, тыңлаучы да бер дәрәҗәдә гөнаһлы булалар.

:: Үзе турында гайбәт сүзе ишеткән кеше, гадәттә: «Сөйләсеннәр, гөнаһларым кимер», – дип тынычлана. Үз-үзеңне болай юату дөресме? 

– Мөхәммәд пәйгамбәр бу хакта да әйтеп калдырган. «Кыямәт көнендә гайбәт сөйләгән кешене хисап өчен Аллаһының каршына китерерләр. Ул тау кадәр изгелекләре: тоткан уразалары, укыган намазлары, кылган хаҗлары, биргән хәерләре белән килер. Шуннан соң бу кешенең кылган гамәлләренең әҗер-савапларын гайбәте сөйләнгән кешеләргә таратырлар», – диелә хәдисләрдә.

:: Гайбәт кабер газабына илтә, диләр…
– Дөньяда белеп, аңлап эшләнгән һәрбер  гөнаһ өчен җәза бар. Кайчак әлеге җәза ике өлештә – дөньялыкта да, ахирәттә дә бирелә. Гайбәт сөйләү дә шундый гөнаһлар рәтенә керә. Гайбәт сөйләгән кешенең бу дөньяда Аллаһы Тәгалә, фәрештәләр һәм кешеләр каршында даны, дәрәҗәсе төшә.
Ул кабер дөньясына кергәч тә, кабердән чыгып, Аллаһының хозурына кайткач та билгеле бер газапларга дучар булачак.

Күз тиюдән миләш белән бөти саклыймы?

:: Гайбәт сөйләү рөхсәт ителгән очраклар бармы?
– Әйе, андый очраклар да бар. Әйтик, билгеле бер кимчелеккә ия булган кешенең кимчелеген, исемен әйтмичә генә, башкаларга гыйбрәт булсын өчен сөйләү рөхсәт ителә. Башкаларны билгеле бер
кешенең яманлыгыннан, начарлыгыннан саклап калыр өчен дә аның кимчелекләре турында сөйләргә ярый. Мәсәлән, бер кеше урлый, ялган сөйли, әманәткә хыянәт итә, ди. Бу очракта: «Фәлән кеше менә шундый кимчелекләргә ия бит, саграк булыгыз», – дип әйтү һич тә гайбәткә керми.

:: Гайбәттән ничек котылып, ничек тәүбәгә килергә?
– Гайбәт гөнаһыннан котылуның ике төрле юлы бар. Беренчесе – иманны арттыру. Әгәр кеше белемен арттырса, иманын ныгыту юлында тырышлык күрсәтсә, ул вакытта аның йөрәге гайбәт сөйләүдән акрынлап чистарыныр. Сөйләнгән гайбәтнең гөнаһыннан, газабыннан арыну өчен кеше, гайбәте сөйләнгән кеше янына барып, үзенең гаебен танырга, гафу сорарга тиеш. Әгәр бу дөньяда гайбәт сөйләгәне өчен гафу сорамаса, ул үзен Аллаһы Тәгаләнең ачуыннан һәм газабыннан коткарып кала алмаячак. Шуңа күрә һәрбер акыллы, иманлы кеше, иң беренче чиратта, гайбәттән тыелырга тиеш. Гайбәт сөйләгән булса, гайбәте сөйләнгән кешедән гафу үтенү зарур.

 

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү