Республика Президенты һәм авыл хуҗалыгы министры Татарстанның тәмле ризыклары өчен тавыш бирергә чакыра

Рөстәм Миңнеханов Инстаграмдагы битендә Татарстанда яшәүчеләрне “Вкус России” бәйгесендә республика продукциясе өчен тавыш бирергә чакырган. Әлбәттә инде, Президент үзе дә бу эштән читтә калмаган: хэштеглары буенча фикер йөртсәк, чәк-чәк өчен тавыш биргән.

Ә менә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаровның (ул да Инстраграмдагы битенә бу җәһәттән пост урнаштырган) нәрсә өчен тавыш бирүе сер булып кала. Бу аңлашыла, чөнки нәкъ менә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан җитештерүчеләрен бәйгедә катнашуга тәкъдим иткән бит. Шуңа күрә аның кемгәдер өстенлек бирүе дөрес булмас иде.
Татарстаннан бәйгедә катнашучылар арасында – “Татар Балы”, “Кукмара Балы”, “СластЕла”, Лаеш һәм Казан чәк-чәкләре, “Татарские Халяль” сосискасы, “Вечерняя Казань” торты, Яшел Үзән катыгы, Әгерҗе лимонады, “Татарский” икмәге, Алабуга перәннеге, “Казан прәннеге. Моннан тыш бәйгедә “Елабужский” куасы, “Птичка Елабужская” кәнфите, “Мамадышский” икмәге, үрдәк итеннән “Булгария” казылыгы, каклаган үрдәк түше, “Казанская” үрдәге, каклаган каз, казылык, “Национальная торговая марка” татар чәе һәм татар талкыш-кәләвәсе катнаша.
Гомумән алганда, бәйгегә республикадан 22 бренд тәкъдим ителгән. Татарстанда яшәүче 19 985 кеше республика җитәкчелеге чакыруын ишетеп тавыш биргән дә инде. Күпчелеге балны сайлаган. Әлегә “Татар Балы” һәм “Кукмара Балы” беренче урыннарда бара – һәркайсы 5 меңнән артыграк тавыш җыйган. Иң кызыгы: бал җитештерүчеләр заманча тенденцияләрне күздә тотып эшли. Әйтик, озакламый Кукмара балын стик-пакетларда сатып алу һәм чәйгә шикәр урынына шуны салу мөмкинлеге ачылачак.
Ә сез республика җитәкчелеге сүзләренә колак салып, тавыш бирүдә катнаштыгызмы? Юк икән, тиз генә Вкусытатарстана.рф сайтына кереп, күңелегезгә яткан Татарстан бренды өчен тавыш бирегез әле!


Фикер өстәү