Татарстанлылар ВИЧка тестны бушлай тапшыра алачак

Таҗвирус башка эпидемияләрне күләгәсендә калдыра язган. Шул исәптән, ВИЧ-инфекцияне дә. Россиядә әлеге инфекцияне ачыклаучы махсус тестлар да елдагыча үткәрелмәгән. Бу турыда Татарстан Иҗтимагый палатасында узган «түгәрәк өстәл»дә әйттеләр.

Быел Татарстанда ВИЧ-инфекция таралу очраклары беренче тапкыр якынча 15,9 процентка кимегән. Россия күләмендә чагыштырганда, республика күрсәткече һаман да  ике мәртәбә кимрәк. Сөенергә ашыкмыйк: СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәшү үзәге баш табибы Нияз Галиуллин сүзләренчә, пандемия сәбәпле, ВИЧны ачыклау буенча махсус тестлар узган елдагыдан азрак үткәрелгән.

– Апрельдән башлап, ике меңнән артык авыруга махсус препаратлар белән ярдәм күрсәтелде. Тиешле ярдәм күрсәтелсә дә, инфекция беркая да китмәде. Пандемия чорында тестлар азрак үткәрелде, әмма кешеләрнең үзара аралашуы да кимеде бит, – диде баш табиб.

Саннарга килгәндә, соңгы тугыз айда авыручыларның уртача яше 5,7 процентка артып, 40–49 яшьне тәшкил иткән. Ә менә яшьләр арасында ВИЧ-инфекция йоктыручылар саны 4,2 процентка кимегән. Татарстанның биш районында: Апас, Кайбыч, Яңа Чишмә, Теләче, Тәтештә мондый очраклар, гомумән, теркәлмәгән. 156 бала авырый. Барлыгы 14 мең авыру диспансер учетта тора.

ВИЧ белән авыруның төп сәбәпләре дә шул ук: саклану чараларын күрмичә җенси якынлык кылу (1,2 процентка кимегән) һәм наркотик матдәләр куллану (2,5 процентка кимегән).

Нияз Галиуллин ВИЧка тапшырган тестның уңай булуы ачыкланса, шундук белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген дә кабаттан искәртте.

 

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында Татарстан Бөтенроссия «Җиңү өчен тест» акциясендә катнаша. 27 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Казан, Әлмәт, Яр Чаллыда махсус тест-мобильләр ВИЧка түләүсез аноним тест үткәрә.

Казанда яшәүчеләр тестны

27 ноябрь – 14.00дән 18.00га кадәр,

28 ноябрь – 1 декабрь — 12.00дән 16.00 сәгатькә кадәр уза алачак.

Әлмәтлеләр

28 ноябрь –  11.00дән 15.00 сәгатькә кадәр Ленин урамы 21 нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итә ала.

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр өчен тест-мобиль

30 ноябрь 11.00дән 15.00 сәгатькә кадәр ПАЛИТРА сәүдә үзәге каршындагы мәйданда эшли.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү