Коронавируска тест нәтиҗәләре дәүләт хезмәтләре порталы аша киләчәк

Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша коронавируска анализ нәтиҗәләрен җибәрү проектын сынап караучы пилот төбәкләр арасына керде, дип хәбәр итте матбугат очрашуында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

«Анализ нәтиҗәләре бер урында җыелып, дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән кешеләргә җибәреләчәк», — диде спикер.

Анализлар биргәндә СНИЛС номерын, яки паспортның серия белән номерын әйтергә кирәк булачак, чөнки бу мәгълүматлар дәүләт хезмәтләре сайтына беркетелгән.

Порталда аккаунты булмаучыларга анализ нәтиҗәләрен электрон почтага, СМС аша яисә мессенджерларга җибәрәчәкләр. Любовь Авдонина электрон почтадагы «спам» бүлеген карап барырга чакыра. Чөнки тест нәтиҗәләре анда булырга мөмкин.


Фикер өстәү