Татарстан Иҗтимагый палатасының җәмәгать контроле буенча комиссиясе эшли

Татарстан Иҗтимагый палатасының җәмәгать контроле буенча комиссия рәисе Артур Мустаев әйтүенчә, Татарстанда җәмәгать контроленең 2 субъекты – Иҗтимагый палата һәм Иҗтимагый совет эшли.

Иҗтимагый палата сайлаулар вакытында тәртипсезлекләрне күзәтә. Шулай ук халыктан кергән  мөрәҗәгатьләрне дә игътибарсыз калдырмый.

– Безгә кабул ителгән бер генә сорау да җавапсыз калмый. Мәсәлән, бер тапкыр табибның ришвәт алуы һәм акча соравы турында төгәл фактлар җиткерелде. Шунда ук җинаять эше кузгатылды. Табиб эшеннән алынды, – диде Артур Мустаев журналистлар белән очрашу вакытында.

Аның сүзләре буенча, җәмәгать кабул итүе үзенең нәтиҗәлелеген күрсәткән. Исегезгә төшерәбез, халык борчыган сорауларын кайнар линиягә шалтыратып та, Интернет аша җиткерә ала.

Җитәкче әйтүенчә, быел җәмәгать контроле Әтнә һәм Әлки районнарына барып, җирле иҗтимагый советларның ничек эшләүләрен, халык белән мөнәсәбәтләрен, нинди сораулар күтәрүен тикшергән. Шулай ук укулар да уздырганнар. Моннан тыш, алар Россия илкүләм проектларның планнарын үтәлешен дә контрольдә тота.

Татарстанның Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова сүзләренчә, хәзер яшьләр бик нык гаделлеккә омтыла. Алар бик актив. Кайдадыр “уңайсыз” сораулар да бирергә кыенсынмыйлар.

– Әле кайчан гына безнең эшчәнлек “бала-чагалык”тан ерак китмәгән иде. Бүген инде ачык мәйданнарда яшьләр мохитендә коррупцияне булдырмый калу өчен төрле дәрәҗәдәге чаралар уздырабыз. Бу инде системалы эш буларак бара. Моңарчы яшьләр коррупция дигән вакытта ришвәт бирү-алуны гына күз алдында тоталар иде. Хәзер алар моны хокукларны чикләү, ирек бирмәү, “кысу” буларак та кабул итә.

Алла Абросимова 9 декабрьдә коррупциягә каршы форум узачагын да искә төшерде.

– Нинди генә тармакта гаделсезлек белән очрашсагыз да, без сезгә һәрвакыт ачык. Сорауларыгызны бирегез, мөрәҗәгать итегез. Бер генә үтенечегез дә игътибарсыз калмас. Татарстан җитәкчелегеннән җавап алганчыга кадәр тырышачакбыз, – дип мөрәҗәгать итте ул халыкка.


Фикер өстәү