Приютта яшәүче: Мин – кеше, бомж түгел!

Әлфия Мамадыш районы Дегетле колониясеннән вакытыннан алда чыгып, башка барыр урыны булмаганга, приютка килгән. Алевтина – атказанган укытучы, пенсиясен алгач, кырыктан узган улы фатирдан куып чыгарган. Икенче пенсия алу вакыты җиткәч, әнисен алырга кире киләчәк әле ул. Илдар хәмер коллыгына төшеп, түбән тәгәрәгән. Олег улы, туганнары күзенә күренергә оялып приютта яши. Алданып фатирсыз калганнар, төрмәдән чыгып, гаиләсе кабул итмәгәннәр, беркемгә кирәге калмаган гарипләр – бар да «Приют человека» дип аталган сыеныр урынга җыелган. Язмышлар…

Аларның ачылуын телисең икән, үзеңне өстен куйма, курыкма, шикләнмә. Безнең бүгенге гидларның берсе – Гөлшат Татова әнә шулай ди. Күңелсез бер вакыйганы да телгә ала. Күптән түгел популяр бер блогер килеп, бомжлардан интервью алам, дигән. Приютта яшәүчеләр блогерларны да, журналистларны да өнәми. Ә менә Гөлшат аларга әниләре кебек. Ул җитешле тормышта яшәгән, аннан ире үлгән, аннан колония-поселениегә эләккән…

Алар бомж түгел, алар – Кешеләр!

Гөлшат хәзер приютта эшләми инде. Тик приютка әле дә баргалап йөри. Ни өчен китүе, монда ничек килеп эләгүе турында болай сөйләде:

– Мин приютта ачылган көненнән бирле. Аңа кадәр элеккеге тоткыннар белән эшләдем. Монда да шул ук эшләр инде. Кешеләрне алып кайтабыз, киендерәбез, ашатабыз. Әгәр Казанда яшәүче берәр кеше, фәлән җирдә урамда сукбай ята дип хәбәр итсә, аны эзләп китәбез. Дәваларга кирәк булса, хастаханәгә алып барабыз. Картлар йортына урнаштырырга кирәк булса, шул юнәлештә эшли башлыйбыз. Беренче елда приютта яшәүчеләргә ашарга үзем пешерә идем. Аннары Кабан арты мәчетендә, безгә ярдәм итүче кафеларда пешерә башладылар, эшебез җиңеләйде.

Карантин вакытында урамнан бик күп кешеләрне җыеп йөрдек. Хәбәр итәләр икән, төнге уникедә дә шул урамга барып, бәладә калган кешене алып китә ала идем. Мин аларга бомж дип әйтүгә каршы. Алар – үзләренең акылсызлыклары аркасында алданган, урамда калган кешеләр. Кемнәрдер фатирын кешегә яздырып харап була. Приютка алып килгән соңгы кешем ике бүлмәле фатирын бер бүлмәлегә алмаштырмакчы булган һәм бернәрсәсез калган. Ышаныч шулай итә.

Әниләр килеп эләксә, йөрәк бигрәк авырта иде. Күптән түгел бер хатын-кызны алып килделәр. Читадан Казанга күченеп кайтканнар. Россиянең атказанган укытучысы исеме дә булгач, Төньякта эшләгән өчен өстәмә акча да түләнгәч, пенсиясе зур. Кырык яшьлек улы беркайда эшләми, акчасын ала да, әнисен өйдән куып чыгара. Ай саен шул хәл кабатлана. Баштарак аны улыннан якларга тырыштык. Хәзер үзен дә күргән юк инде. Беләсезме, берзаман мин алар тормышы белән яши башлаганымны, еш кына гаиләмне дә онытып җибәрүемне аңладым. Уйладым, уйладым да, китәргә булдым. Башлаганда алай ук кыен түгел иде әле. Физик авырлыкны әйтмим, рухи яктан кыен. Мин аларга ияләшәм, алар миңа ияләшә. Бу ияләнүнең үз кыенлыклары килеп чыга. Мәсәлән, без соңгы ике айда 12 кешене пансионатка җибәрдек. Алар аннан, монда кыен, приютка кайтыйк әле, дип шалтырата башлады. Телефонның ике ягында да күз яшьләре. Мин бит алар янына төнге уникедә дә килә идем. Берсе чирләп китә, ашыгыч ярдәм чакыралар, үзем дә озата барам.

Китү ике як өчен дә җиңеллек бирер дип, тәвәккәлләдем. Ләкин приют белән араны өзмәдем. Мин әле аларга кирәк. Приютка җыенгансың икән, берничә кагыйдәне истә тот.

Аларга сукбай итеп карама. Ул үзеңне башкалардан өстен кую була. Алар барысы да – Кешеләр! Без бит иртәгә үзебез белән ни буласын белмибез. Ә урыннар алмашып куйса, нишләрсең? Зур кешеләр дә бер көнне урамда уяна. Акча күз ачып йомганчы көлгә әйләнә. Андый гыйбрәтләр җитәрлек бездә. Кешелекле бул. Адәм баласын шул гына коткара.

Кайчандыр мин дә бик яхшы тормышта яшәдем. Гаиләм, ирем, балаларым бар иде. 2012 елда ирем вафат булды. Шуннан барысы да артка тәгәрәде. Һәр көнне ипи белән май ашап, аннан иписез дә калсаң, бик авыр… Хөкем иттеләр, поселениегә эләктем. 2 ел да 4 ай балалар үзләре генә яшәде. Алар гаиләне саклады, мине көттеләр. Олы кызыма нибары 18 яшь иде, ул кечкенәләренә әти дә, әни дә булды. Тормышымда бар да булды: ачысы да, төчесе дә. Шуңа күрә үземне бәхетле дип саныйм. Мин камил кеше түгел. Ләкин бөтен кешене Кеше итеп күрәм.

Улым үлгән шәһәр – минем өчен зират…

Татарстанда Украина качаклары да шактый. Шуның берсе – Светлана. Украинада чуалышлар башлангач, ире белән Боровое Матюшино бистәсенә барып урнаша, аннан приютка эләгәләр…

– Безне төрле җирләргә бүлделәр. Без ирем белән Казанга эләктек. Аннан соң ул яңадан Донецкига кайтып китте, минем аяк тартмады… Анда 27 яшьлек улымны үтерделәр, минем өчен ул – кайгы урыны.. Зират… Без яшәгән йорт та бомбага тотылган, анда безнең тормыш юк инде… Россия гражданлыгы алырга йөрим. Шөкер, ул хәзер азрак гадиләштерелде инде. Монда бит һәрбер адым өчен Украинага запрос бирергә кирәк. Паспортым бар, хезмәт кенәгәсе, башкалары янды… Яңасын ясату өчен акча кирәк. Шөкер, эшем бар, кибет җыештырам. Мин монда яңадан яшәргә өйрәнәм кебек инде. Монда рәхәт, ләкин приют мәңгелек урын түгел. Монда аңга китерәләр, аннары берәр җиргә урнаштыралар. Бу урында яңадан тормыш мәгънәсе килә…

Хәмергә алданмагыз!

Вакытында Илдар зур җирдә эшләгән. Тормышны хәмер бозды, ди. Хәер, Егор да, хәтта Айзар да – хәмердән зыян күргән кешеләр. Илдар хәзер приют волонтеры:

– Бик яхшы тормышта яшәдем. Балам, хатыным бар иде. Заманында яхшы гына вазыйфа биләдем. Аннары нәрсәдер булды, тормыш артка тәгәрәде. Хатын белән аерылыштык һәм мин милекне бүлешеп вакыт үткәрмик, син бала белән фатирда кал, мин дачага китәм, дидем. Дача яхшы безнең, җылытылган. Әмма 2019 елда ул янды һәм яшәргә урыным калмады. Мин аны бу җәйдә сүттем, чистарттым, пенсиям яхшы булгач, вакытлыча фатир алып торырмын дип уйладым. Сентябрьдә нибары 6 мең сум пенсия алдым. Калганын суд приставлары алган…

Бу акчага яшәп булмый бит инде. Приютка килеп, булдыра алганча ярдәм итәрмен, миңа яшәп торырга урын бирегез әле, дидем. Минем үтенечемне аяк астына салып таптамадылар. Бу приют булмаса, мин инде урамда хәер сорашыр идем. Хәзер миңа ничек тә акча туплап, дачаны яңартырга кирәк. Төпкә төшәр өчен күп кирәкми икән, күтәрелүе генә авыр. Мин «ычкындым» һәм тәүлекләр буе эчтем. Ә монда тәртип коры: эчәсең икән, приюттан китәсең. Ярдәм кулы сузган кешеләрнең битенә төкермисең, үзеңне кулда тотасың инде. Минем әле тормышым җайланыр дигән өметем дә бар.

Егор исә улының күзенә күренергә ояла:

– Минем энем бар, ләкин ул минем монда икәнемне белми. Белмәсен. Ике атна монда яшим инде. Документларым юк. Паспорт бар, ләкин 45 яшьтә алмаштырылмаган. Мин 1997 елда өйләндем, улым бар, 81 нче елгы. Ул да монда икәнне белми. Хәбәр итәсем килми. Күп эчтем, тормышымны да, сәламәтлегемне дә эчеп юкка чыгардым. Хәзер инвалид. Аунап ята идем инде, күрше мөселман кешесе мәчет каршында приют бар, мин сине шунда илтәм, диде. Шулай килеп эләктем. Ләкин мин – кеше, бомж түгел!

Айзарга нибары – 19 яшь. Гөлшатны ул әни дип йөртә. Балалар йортыннан чыккач, үз урынын таба алмаган бала урамда кала. Юкса бит әнисе дә исән, ләкин Айзар җиде яшеннән балалар йортында. Әни дигәне хәмердән айный алмый. Приют Айзарга авыл хуҗалыгы институтына укырга керергә ярдәм иткән. Бүген ул студент инде.

«Приют Человека» турында беренче тапкыр гына язуыбыз түгел. Газетада оештыручылары белән әңгәмә дә, башка репортажлар да чыкты. Бу юлы кайбер язмышлар белән таныштырдык. Гыйбрәт өчен. Безгә тормышта зур булып күренгән проблемалар анда бик вак мәсьәләгә әйләнә.

Приютка ярдәм итү теләге булганнар өчен аның адресы: Казан, Борһан Шаһиди урамы, 26 йорт.

«Приют человека» 60 кешене үз канаты астына ала. Әлеге көндә анда 40 кеше яши. Көн саен авыр хәлдә калган 300 кешене бушлай ашаталар. Халыктан килгән киемнәрне бушлай тараталар. Тәүлек буе эшли. Урамда калган кешене күрсәгез, үзләренә алып баруны сорыйлар. 

Гөлинә Гыймадова

Фото: Татар-информ/ Владимир Васильев


Фикер өстәү