Каналлар күрсәтми башлауның сәбәбе нидә?

Күптән түгел генә без цифрлы телевидениегә күчтек. Аннан 20 каналны бушлай карау мөмкинлеге булачак, дигәннәр иде. Анысы бик яхшы булды. Каналлар чиста күрсәтә. Аның өчен 1 мең сумга приставка алып куярга кирәк булды. Анысын да алдык. Волонтерлар бушка тоташтырып та бирделәр. Тик ни хикмәт, бер ай элек анда 10 гына канал күрсәтә башлады. «Беренче» һәм «Россия-1» каналлары бөтенләй юк. «Шаян ТВ» һәм «Мәйдан» аналларының өстәлүе бик әйбәт булды, ләкин алдагы ике канал да кирәк бит. Сәбәп нидә икән? Бу каналлар кабат күрсәтә башласын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Сөләймән ШАКИРОВ. Казан

Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат үзәге белгече Юлия Абдуллина:

– Сезгә телевизордагы каналларны (каналларны эзләү төймәсе аша) үзгәртеп корырга, антеннаның һәм приставканың дөрес эшләвен тикшерергә кирәк булачак. Әгәр болар да ярдәм итмәсә, 8 800 220 20 02 номеры буенча «кайнар линия»гә шалтыратыгыз.


Фикер өстәү