Бик тәмле итеп каз каклау ысулы

Казны юып, саркытабыз. Эчен-тышын тоз белән ышкыйбыз. Кайберәүләр сарымсак белән дә ышкый. Бу очракта, сарымсак белән ышкыганнан соң, казны бер сәгать «ял иттерергә» кирәк.

Тозны сарымсактан соң гына ышкыйсы була. Бер казга якынча 300–350 г тоз кирәк булачак. Соңыннан казны һава йөртә торган тукымага төрәсе, җиләсрәк урынга эләсе. Какланган тозлы итне биш көннән соң да ашарга була. Берничә ай дигәндә, каз чынлап та өлгереп җитәчәк.


Фикер өстәү