Марат Кәбиров: Татарстан Язучылар берлеге бар, тик аларның күбесен татар белми

Татарстан Язучылар берлеге бар. Анда өч йөзгә якын әгъза һәм күпмедер язучы бар. Болар – Татарстан язучылары. Араларында Татарстанның халык язучылары, шагыйрьләре бар. Бик яхшы, бик талантлы каләм әһелләре. Тик аларның күбесен татар белми. Чөнки алар нибары – Татарстанның халык язучылары. Үзләренең дә, китапларының да, уй-фикерләренең дә шушы республика чигеннән ерак киткәннәре юк. Ә Татарстанда җиде миллион татарның күпме өлеше генә яши.

Башкортстан Язучылар берлеге бар… Анда да бик яхшы, бик талантлы татар язучылары бар. Кайберләренең китаплары Казанда да чыгыштыра. Ләкин күбесен монда да, башка төбәкләрдә дә белмиләр, үзләренең дә, әсәрләренең дә күзгә чалынганы юк.

Әлбәттә, үзең йөрмәсәң, ярдәм итүчене генә түгел, аяк чалучыны да табу авыр. Ләкин Татарстан тарафыннан да игътибар булырга тиеш. Читтә яшәүчеләрнең күзе Казанга төбәлгән. Алар, әлбәттә, монда да авыр икәнен, мондагы каләм әһелләре дә очын очка ялгап гомер иткәнен белмиләр. Казан бит ул – татарның үзәге, анда ничек кыен булырга мөмкин инде, дип уйлыйлар. Авыр чакларында шушы уй көч бирә. Бер ярдәме, бер гаме булмаса да, артыңда Казан барлыгын тоеп эш итү – зур нәрсә. Ул тойгыны сакларга, югалтмаска кирәк. Читтә яшәүче татарларның өметен өзәргә ярамый. Һәм менә ни өчен.

Башкортстанда татарлар Татарстандагыга караганда күбрәк, «Казан» – дип соклансалар да, соранып килмиләр, үз көннәрен үзләре күреп яшиләр. Бу әдәбиятта да, мәдәнияттә дә, башка өлкәләрдә дә чагыла һәм алар инде үзләре бер милләт булып оешып килә.

Аралашудан язган очракта нәкъ шулай булачак та, анда чукынса да үз дигәнен эшли торган, бер-берсен таламый да нәрсәгәдер ирешә ала торган бик үзенчәлекле халык яши. Ә

«Башкортстан татарлары» дигән атама милләт өчен начар яңгырамый. Әлбәттә, бу күренешкә мәдхия укып, сокланып утырырга да мөмкин. Ләкин бу – татарның бүленүе, көчсезләнүе дигән сүз. Ул очракта инде Казан да үзенең тылсымлы тәэсирен югалтып, символик башкала булып кына калачак. Тарихи бер сувенир шикелле. Суверен Татарстанның сувенир Татарстанга әйләнүе бик шатлыклы нәрсә булмастыр шикелле. Беренче карашка сәеррәк тоелса да, бу җирлексез нәрсә түгел.

Башкортстанга озаклап тукталуның сәбәбе анда татарлар күп яшәгән өчен генә. Башка республика һәм өлкәләрдә дә бар татарлар. Анда да талантлы язучылар бар. Тик аларга безнең игътибар җитеп бетми шикелле. Читтә яшәүчеләргә бераз читләтебрәк карау гадәткә кереп бара. Рәсми яктан гына исәпләсәң, монда артык гаҗәпләнер урын да юк.

«Татарстан Язучылар берлеге» бит ул. Бу исем, әлбәттә, бик матур яңгырый. Ләкин ул әлеге оешманың вәкаләтен һәм эшләү даирәсен республика күләме белән генә чикли.

Башка өлкәләрдә яшәп иҗат итүче татар язучылары нәрсә эшләргә тиеш? Дөрес, урындагы иҗади оешмалар һәм татарча басмалар бар, әмма алар гомумтатар әдәбиятыннанчиттә кала. Моны ишетеп кенә түгел, ә үз иңемдә татып беләм.

Минем «Сары йортлар сере» дигән повесть бар. Уфада яшәгән чорда язылган бу әсәр 1997 елда «Тулпар» журналында дөнья күрде. Әллә ни шау-шу тудырмады, гадәти бер нәрсә кебек кенә узып китте. Ә биш ел узганнан соң, 2002 елда, «Казан утлары» журналында басылгач, җитди генә шау-шу тудырды, тәнкыйтьчеләрнең дә, укучыларның да игътибар үзәгенә күчте, хәтта вуз программасына кертелде. Моны мактану өчен генә язмыйм. Казанның игътибары – зур нәрсә. Ул иҗатчының язмышын бик җитди үзгәртеп җибәрергә мөмкин.

Яхшы әсәрләр бүген дә язылып тора. Аларны Уфада да, Чиләбедә дә, Себердә дә язалардыр. Тик без аларны укымыйбыз. Авторларын да белмибез. Чөнки алар татар язучылары булсалар да, Татарстан язучылары түгел. Шул рәвешле, күпме талантлы язучылар гомумтатар әдәбиятыннан читтә кала. Бер уйласаң, әлеге эшне җайга сала башлау өчен әллә ни зур авырлык та, чыгымнар да таләп ителми кебек. Бары тик ул язучыларны барларга, Язучылар берлеге уздырган җитди чараларга даими чакырырга гына кирәк. Чит төбәкләрдә басылган газета-журналлар белән танышып барырга, анда дөнья күргән әсәрләрне дә татар әдәбиятының бер өлеше итеп карарга кирәк. Әйтик, шул ук әдәби ел йомгакларында ул әсәрләрне дә игътибарга алырга мөмкин. Бу эшне башлангыч чорда шул төбәкләрдә яшәгән әдипләрнең үзләренә йөкләтергә дә мөмкин. Ел буена басылган әсәрләргә җитди күзәтү әзерли алырлык кына язучылар бар ич инде анда.

Ә тора-бара оештыру эшләрен камилләштерергә, каләмдәшләрне Язучылар берлегенең урыннардагы таяну ноктасына әверелдерергә мөмкин. Бу бер яклап читтә яшәүче талантларның үзләренә файда булса, икенчедән, аралашу даирәсен киңәйтү әдәбиятыбызны чит өлкәләрдә танытуга яңа мөмкинлекләр ачар иде. Без, әлбәттә, зурдан кубып фикер йөртергә яратабыз. Әдәбиятыбызны бөтен дөньяга билгеле итү хакында хыялланабыз. Изге ният бу, бирсен Ходай. Ләкин эшне бүгенге татар әдәбиятын җентекле рәвештә барлаудан, берләштерүдән һәм, иң беренче чиратта, үз татарларыбызга танытудан башласак, дөресрәк булмас микән? Һәрхәлдә, югары дәрәҗәгә ирешкән каләм әһелләрен аерым бер республиканың халык язучысы итеп кенә күрәсе килми, аларны бөтен татарныкы дип уйлыйсы килә. Шулай ук татар иленең башкаласында урнашкан Язучылар берлеге дә бөтен татар әдәбияты өчен җаваплыдыр кебек тоела. Дөнья буйлап сибелгән татар талантларын Казан да үз канаты астына алмаса, алар кемгә кирәк инде?

Марат Кәбиров


Фикер өстәү