Риман Гыйлемханов: Читтән торып эшләргә һәм яшәргә өйрәнеп китсәк, кая барып чыгарбыз икән?

Мәктәптә укыганда укытучыларыбыз безгә киләчәк буын кешеләрен болайрак сурәтли иде. Ягъни бөтен хезмәтне автоматлаштыру нәтиҗәсендә бәндә баласының тышкы кыяфәте дә үзгәрәчәк. Ул кечкенә гәүдәле, зур башлы, кыска куллы булачак. Аңа, бәлки, кул саен биш бармак та кирәк булмас. Без укытучылар сөйләгәнне елмаеп та, кызыксынып та, сәерсенеп тә тыңлый идек. Ышанып бетми идек.

Тик менә бүген әкияти киләчәкнең чалымнары сизелә башлаган кебек. Акыл ияләре кешене алыштырырлык роботлар уйлап чыгара башлады. Телеэкраннарда шоферсыз йөри торган машина-автобуслар пәйда булды, алар сынауны да уңышлы гына узалар икән. Димәк, киләчәктә техника белән идарә итүчеләрнең кирәге калмаячак булып чыга. Ярый, бөтен нәрсә компьютер аша идарә ителде дә ди, ә электр энергиясе бетсә, яисә хакерлар үз «этлекләре»н эшләп, яман хәлләр китереп чыгара башласа, нишләргә?

Кеше идарә итми торган техника фантастик әсәрләрдә күптән бар инде. Менә хәзер әкият чынга аша. Әгәр техник алгарыш хезмәт процессыннан кешене кысрыклап чыгарачак икән, нигә соң әле без демографик вазгыятьне яхшырту турында баш ватабыз, халык санын арттыру ни өчен сәясәтнең зур бер өлешенә әйләнде? Хәтта галимнәр күзәнәктән кеше ясау турында хыяллана. Шул хыялны тормышка ашыра башласалар, безгә, бәлки, фиргавеннәрне, төрле чорларда яшәгән ханнарны, патшаларны күрергә дә насыйп булыр. Ленин, Сталин, Гитлер терелеп кайтса, нишләрбез? Чистый аптыраш инде…

Бер фантастик фильм искә төште. Берәү үзенең хатынын, ике баласын терелтә, ягъни клонлаштыра. Башта бик шатлана, аннан соң аптырап кала. Клоннарның үз-үзләрен тотышлары да, фикерләү рәвешләре дә үзгә. Хатыны да, балалары да – бөтенләй башка кешеләр. Аларда бөтенләй хис тә юк, заманга да яраклаша алмыйлар.

Фильмның ничек тәмамланганын инде төгәл генә хәтерләмим, әмма баш герой хатыны һәм балаларыннан ничек котылырга белми азап чигә иде бугай. «Хис юк» димәктән, бүген кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре дә үзгәрә кебек, чөнки техник алгарыш тере аралашуларны киметте. Моңа вирус афәте дә булышты. «Дистанцион эшләү», «дистанцион белем алу» кебек сүзләр шактый мулдан кулланыла башлады. Шулай читтән торып эшләргә һәм яшәргә өйрәнеп китсәк, кая барып чыгарбыз икән? Фикерләрне турыдан-туры түгел, ә «дистанция аша» җиткерә башласак, безгә телнең дә кирәге калмаска мөмкин дип куркам.

Хисләрнең «автоматлаштырылуы» рухыбызны сүндермәсме, рухи байлык, җан азыгы булган әдәбият-сәнгатебезне бетермәсме? Моның беренче карлыгачлары инде күренә башлады да кебек. Мин әзер фонограммага авыз ачып торучы эстрада «йолдыз»ларын күз алдымда тотам. Тере тавышка җырлаучылар, әзергә бәзер булып авыз ачып тору хисләрне бетерә, җырны җансыз итә, диләр. Әгәр күп еллар узып, бу язмам берәрсенең күзенә чалынса, ул: «Фәлән гасырда бер саташкан журналист яшәгән икән», – дип куярга мөмкин. Кызганыч, мин моны күрә-ишетә алмам инде. Чөнки, бер дустым әйтмешли, күп булса, бер илле ел гомерем калгандыр. Кешелек исә әледәнәле үз-үзенә кул салып яши һәм яшәячәк. «Бер нәрсә дә мәңгелек түгел», – дигән сүзләр дә, бәлки, шуның белән бәйледер. Ну, сез күңелегезне төшермәгез, аптыраганнан гына әйтү инде.

Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ


Фикер өстәү