Казанда «Тарихта без эзлебез» дигән нәсел шәҗәрәсе бәйрәме уза

Бүген иртәдән Галиәскәр Камал театры бинасы шаулап тора.

Биредә «Тарихта без эзлебез» дигән нәсел шәҗәрәсе бәйрәме уза. Әлеге чарада зона, район турларыннан узган 6 гаилә катнаша. Һәркайсы үз нәселе турында сөйләп кенә калмый, милли ризыклары белән сыйлый, җырга-моңга осталыкларын да күрсәтә.

«Оныгым Динара бәйгедә катнашам дигәч, шатланып риза булдык. Бабасы да килде. Үзем йөргән «Җәүһәр» ансамблен дә чакырдым. Нәселеңне белмичә яшәү оят булыр иде. Безнең нәселдә Мәксүт Имашев та бар»,- ди 83 яшьлек Венера Нурсубина.

Бу хакта тулырак газетаның алдагы саннарында Гөлгенә Шиһапова язмасын укый аласыз.


Фикер өстәү