«Час суда» тапшыруының алып баручысы хөкем ителде

Үз вакытында танылган «Час суда» тамашасы алып баручысы Елена Дмитриева мошенниклык өчен хөкем ителгән. Бу хакта Мәскәүнең Замоскворецкий суды матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Судта расланганча, Елена Дмитриева эре эшмәкәрне алдаган. Тикшерү версиясе буенча, ул аңа бизнес-партнеры белән бәхәсне җайлаганда юридик ярдәм вәгъдә иткән. Чынлыкта Елена Дмитриева акчаларны гына алган, ә, суд ачыклаганча, вәгъдәләрне үтәмәгән. Алып баручыны шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм иттелләр.

Елена Дмитриева «Доверия» һәм «Мир»да юридик шоу алып барды, шулай ук башка каналларның хокукый хезмәтләре буенча куратор ролен башкарды..


Фикер өстәү