Татарстанда коронавирустан прививканы кайчан ясый башлаячаклары билгеле

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә каршы «ЭпиВакКорона» дигән яңа вакцинаны тикшерү узачак, ирекле кешеләргә прививка ясаячаклар. Бу хакта Татарстан Президенты белән узган шимбә киңәшмәсендә республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина хәбәр итте.

«Татарстан Республикасына кабат Роспотребнадзорның ике пилот проектында катнашу хокукы ышанып тапшырылды. Беренче проект — Роспотребнадзорның „Вектор“ фәнни үзәге тарафыннан эшләнгән „ЭпиВакКорона“ вакцинасын рәсмиләштергәннән соң клиник тикшеренүләрендә катнашу», — диде докладчы.

Клиник база итеп Казанның җиденче шәһәр клиник сырхауханәсен сайлаганнар. Марина Патяшина сүзләренчә, дүшәмбе көнне ирекле кешеләргә скрининг ясый башлаячаклар һәм аларга декабрь башында яңа вакцина белән прививка ясалачак. Ә барлык теләгән кешеләрне массакүләм вакцинацияләү 2021 ел башында башланачак.

«Икенче проект: без алты төбәк составында Дәүләт хезмәтләре порталы аша коронавируска анализ нәтиҗәләрен лабораторияләр тарафыннан үзәкләштерелгән тапшыру проектында катнашабыз. Бүгенге көндә гамәлдәге программаларны Роспотребнадзорның мәгълүмат системасына интеграцияләү бара. Программаны гамәлгә кертү гражданнар тарафыннан нәтиҗәләрне алу вакытын шактый киметәчәк һәм җиңеләйтәчәк», — дип өстәде Республиканың баш санитар табибы.

 


Фикер өстәү