Ләйсән Таишева: «Үзем әни булгач, аны яхшырак аңлый башладым»

– Кечкенә чакта да, хәзер дә безнең арадагы мөнәсәбәтләр бик җылы. Мин бит – «закулисный» бала: әни кайда – мин шунда, аның концертларына күп йөрдем. Шундый кызык иде ул! Әниемнең бөтен җырларын яттан өйрәнеп, аңа үземчә ярдәм итеп йөрдем. Дөресен генә әйткәндә, күбрәк комачаулаганмындыр инде мин. Шулай койрык булып тагылып йөргәч, үземне әнисез үскән бала дип һич әйтә алмыйм. Бик яхшы тәрбия бирде ул безгә. Кирәк чакта орышты, кирәк чакта назлап үбеп ала белде. Төрле яктан чын үрнәк! Кечкенә вакытта да, хәзер дә әниемнең җырчы булуы мине башкалардан аермады. Мәктәптә дә кырын караш сизгәнем булмады. Тик аның сәхнә кешесе булуы үземә тәэсир итми калмады: көзге каршына басып, кулга тарак тотып, зур сәхнә турында хыялланган чаклар шактый булды. Хәзер инде үзем дә әни булгач, мин аны яхшырак та аңлый башладым. Киңәшләре белән һәрвакыт ярдәм итеп тора. Улым Ролан белән атнага ике көн әбигә барабыз, өч көн ул безгә килә. Кыскасы, көн саен диярлек күрешеп, аралашып торабыз. Безгә килгәндә, әни Роланның йокы вакытын туры китереп килә. Аннан, янына ята да, оныгы белән ял итә. «Иң рәхәт ял шушы инде», – ди.


Фикер өстәү