Лилия Хәйруллина: «Тәрбиябез төрле, карашлар – бер»

– Әнием белән минем арада өч төрле мөнәсәбәт бар: әни белән кыз,  коллегалар һәм якын дуслар. Ул бик заманча фикерли, мин әйткән киңәшләргә колак сала. Төрле чорда үсеп, тәрбияләнеп, бүген бер карашта булу – яшәү өчен иң яхшысы ул. Аның кебек әнием һәм дустым булуына шундый сөенәм! Арабызда конфликтлар булса да, алар бик кечкенә һәм эшкә кагылышлы гына була. Әни белән сәяхәт итәргә яратабыз, аңа да рәхәт, миңа да! Кешене тулысынча белеп бетерү өчен, юлга чык, диләр бит. Юл дигәннән, мин бик кечкенә вакытта, әти белән әни, гастрольләр башланыр алдыннан, мине әбигә илтәләр дә, мин күрмәгәндә, чыгып качалар иде. Әле дә хәтеремдә шул – күңелгә кереп калган. Минем бит анда каласы түгел, алар белән гастрольләргә барасы килә иде! Мәктәптә укыганда, үзләре белән ала башладылар. Ләкин алай да миңа ошамаган әйбер табылды: гастрольләр мәктәптә уздырылучы төрле концерт, дискәтүкләр белән бер көнгә туры килә иде. Ул чакта башка чара булмавын аңларга теләми идем, тагын үпкәләп йөри идем! Әти белән әнине барысы да белгәч, мине гел алар белән чагыштыралар, миңа ниндидер зур өметләр баглыйлар иде. Хәер, хәзер дә шулай. «Сәхнәгә сине әти-әниең алып чыккан», «танылуда сиңа алар ярдәм иткән» кебек тәнкыйть сүзләрен дә еш ишетергә туры килә. Нинди юл үтүемне үзем беләм, шуңа хәзер бу сүзләргә артык игътибар итмим.


Фикер өстәү