Казанда мәктәп автобусы авариягә очраган

Казанда мәктәп автобусы һәм машина катнашындагы авариядә өч кеше зыян күргән. Бу хакта авариянең шаһитлары сөйләде.

Авария кичә иртән Привокзальная урамындагы 20нче йорт каршында булган. Монда «Тойота» җиңел машинасы һәм мәктәп автобусы бәрелешкән. Бәрелүдән чит ил машинасы юлга аркылы ауган, ә автобус юл читенә төшкән.

Шаһитлар әйтүенчә, авария мизгелендә автобуста балалар булмаган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, җиңел машина каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм «Пежо» автобусы белән бәрелешкән.

«Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машинадагы 8 яшьлек бала зыян күргән. Кызның аягы имгәнгән. Чит ил машинасы йөртүчесе һәм автобус пассажирын табиблар караган», — диделәр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

 


Фикер өстәү