Татарстан мөфтие: Әниләрегезгә рәхмәтегезне кызганмагыз

Бүген Россиядә — Әниләр көне бәйрәм ителә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шул уңайдан халыкка мөрәҗәгать итте. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хәзрәт бер хәдисне искә ала. Аллаһы Илчесенә берәү килгән дә: «Барлык кешеләр арасында иң яхшы мөгамәләгә кем лаек?» — дип сораган. Ул: «Әниең», — дигән. Аннан соң бу кеше тагын сораган: «Аннан кала кем?» Рәсүлебез әйткән: «Әниең». Бу кеше тагын: «Ә аннан соң кем?» — дигән. Ул тагын: «Әниең», — дип җавап биргән. Бу кеше янә сораган: «Ә аннары кем?» Ул әйткән: «Әтиең».

Пәйгамбәребез, әти белән чагыштырганда, ана хакын күпкә югарырак күтәрә. Чөнки Аллаһы Үзе Коръәндә аның дәрәҗәсен бөекли. «Без кешегә ата-анасына игелек күрсәтүне әмер иттек. Анасы аны мәшәкать белән (тугыз ай карынында) йөртте һәм аны авырлык белән тудырды. Аны йөртүе һәм (имчәктән) аеруы — утыз ай…» («Әл-Әхкаф» (Ком таулары) сүрәсе, 15нче аять). Ягъни, әти белән әни икесе дә бала тәрбияләүдә катнашуга карамастан, нәкъ менә ана кешегә әти булдыра алмаганны үтәргә туры килә, дип аңлата Камил хәзрәт.

Адәм баласына әти-әнисенә яхшылык эшләүне әмер итеп, Аллаһы Тәгалә бары бер генә сәбәпне искә алды — ул да булса ана кичергән авырлыклар. Ана хакы ислам динендә менә никадәр бөек! Әниләрегезгә рәхмәтегезне кызганмагыз, мөхтәрәм дин кардәшләрем, дип мөрәҗәгать итә Татарстан мөфтие.

«Аларның саулыгы өчен дога кылыгыз, игътибарыгыздан һәм ярдәмегездән ташламагыз, булышыгыз, аларга рәхимле һәм шәфкатьле булыгыз. Һәм елга бер тапкыр әниләр көнендә генә түгел, ә һәрвакыт! Аллаһы Тәгалә безгә әниләребездән рәхмәт ишетүне, аларның йөзендә шатлык күрүне һәм аларның догалары белән яшәүне насыйп кылсын», диелә бу текстта.


Фикер өстәү