Казанда БДБ илләре уеннары узачак

2021 елның 4-11 сентябрендә Казанда беренче БДБ илләре уеннары узачак. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең Физик культура һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы килешүдә катнашучыларның Физик культура һәм спорт советы утырышы нәтиҗәләре буенча шундый карар кабул ителде.

Башта әлеге ярышлар Татарстан башкаласында 2020 елның 20-27 августында узарга тиеш иде. Әмма коронавирус пандемиясе аркасында уеннар кичектерелде.


Фикер өстәү