Янгын вакытында туксаннан артык сыерны эвакуацияләгәннәр

Татарстанның Алабуга районы Соколка авылы фермасында янгын башлангач, 92 сыерны эвакуацияләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Алабуга районының Соколка авылында мөгезле эре терлек фермасында янгын чыгуы турында хәбәр 112 бердәм номерына 17.42 сәгатьтә килгән.

Янгын терлекләргә азык әзерли торган бинада чыккан.

Утны 15 минут эчендә сүндергәннәр. Янгында беркем дә зыян күрмәгән, фермада эшләүчеләр бинадан 92 сыерны эвакуацияләгән.


Фикер өстәү