Төнлә Казанда борынгы йорт янган

Төнлә Казан үзәгендә борынгы йорт янган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

28 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә 112 бердәм номерына Каюм Насыйри урамында урнашкан агач йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Бу вакытта өйдә беркем дә булмаган. Адрес буенча килгән коткаручылар ике яктан (беренче катта ишекне ачып һәм чормада урамнан баскыч куеп) янгынны сүндерергә керешкән.

Янгынны берничә минуттан соң сүндергәннәр, беркем дә зыян күрмәгән. Фаҗига электр җиһазын дөрес файдаланмау аркасында килеп чыккан дип фаразлана.

 


Фикер өстәү