Татарстанда аномаль салкын һава торышы көтелә

Россия Гидрометеорология җитәкчесе Роман Вильфанд Россиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, аномаль салкын һава торышы фаразлады, дип яза ТАСС.

Атна дәвамында Татарстанда, Башкортстанда, шулай ук Әстерхан, Саратов, Омск, Свердловск өлкәләрендә салкын һава торышы көтелә.

«Температура -20…-25 градус булачак», — дип билгеләп үтте Вильфанд.

Аның сүзләренчә, климатик нормадан тайпылу 5-10 градус тәшкил итәчәк.


Фикер өстәү