Торак йорт подъездында йорт-җирсез кешегә ут төрткәннәр

Иркутскида билгесез кешеләр торак йорт подъездында йорт-җирсез берәүгә ут төрткәннәр.

Вакыйга 19 ноябрь кичендә Терешкова урамындагы күпкатлы йортта булган, дип хәбәр ителә. Җирле халык коткаручыларны чакырткан һәм янгын сүндерүчеләр килгәнче, 63 яшьлек ир-атны мөстәкыйль рәвештә сүндергән.

Зыян күрүче авыр хәлдә 3 нче шәһәр клиник хастаханәсенә китерелгән — аның 90% тәне пешкән. Кызганычка каршы, ир-ат берничә сәгатьтән үлгән.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре шаһитлардан сорау ала, күзәтү камераларыннан видеоматериаллар өйрәнә , әлеге хәлнең барлык шартларын ачыклый. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү