Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары халыкны кабул итә

1 декабрьдә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе беренче урынбасары Павел Олейник гражданнарны уртак кабул итү уздыра. Кабул итү Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил аппаратында (адресы: Казан ш., К.Маркс ур., 61 й.) үткәрелә. Кабул итүгә 8(843) 236-61-64 телефоны аша алдан язылып куярга мөмкин.


Фикер өстәү