Ләйсән Гимаева кызы Зифа Җиһангәрәева: «Оялчан мин, өйдә генә җырлыйм»

Өч кыз туганның иң тыйнагыдыр ул. Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовның уртанчы кызлары, гаиләдә өч җырчы була торып та, роботлар һәм җәнлекләр белән кызыксына икән.

– Өч кызлы гаиләдә төрле чаклар буладыр?

– Рәхәт чаклары күп: апам белән бер мәктәпкә йөрибез, кирәк чакта, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Кайвакытта талашабыз да инде. Ләкин барыбер яратам мин аны. Сеңлемне дә яратам.

– Зәйнәпне кем күбрәк ярата соң: синме, апаңмы?

– Икебез дә бертигез яратабыз. Әти белән әни эш буенча китсә, Зәйнәпне икебез алып калабыз. Апамның да эше булса, минем янга әбиебез килә.

– Зәйнәп тугач, өй тирәсендә эшләр арткандыр. Әниеңә булышасызмы?

– Әлбәттә. Күбрәк Зәйнәпне карашабыз. Өйләр җыештырырга, аш бүлмәсендәге вак эшләр белән дә ярдәм итәбез.

Әти-әниең дә, апаң да җырлый, ә син нәрсәләр белән кызыксынасың?

– Миңа роботлар, конструкторлар ошый, рәсем ясарга яратам. Сеңлем Зәйнәп белән гел рәсем ясауда без.

– Киләчәктә алар кебек җырчы яки алып баручы булырга теләмисеңме?

– Юк, оялчан мин. Өйдә генә җырлыйм. Әти-әниемә карап, бу һөнәрнең авырлыгын да күрәм. Минем, үскәч, дизайнер яки архитектор буласым килә.

Моннан тыш, нинди зур хыялың бар?

– Приютлардан күп итеп җәнлекләр алып, аларны тәрбиялисем килә. Ләкин минем алардан аллергия икән, әни шулай дигән була. Ә чынлыкта, әни белән апам хайваннарны бик яратып бетерми, шуңа күрә әлегә рөхсәт юктыр.

– Җәнлекләрнең кайсын ныграк яратасың?

– Хамелеон бик ошый.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү