Саран бала – начар баламы?

Улыма – 5 яшь. Бер дә бүлешергә яратмый, шундый саран. Өйгә балалары белән кунаклар чакырсак, үз уенчыкларыгыз белән килегез, дибез. Улыбыз уенчыклары белән дә, хәтта тәмлүшкәләр белән дә бүлешергә яратмый. Нишләргә икән? Юмарт булырга, башкалар белән бүлешергә ничек өйрәтергә?

Лилия Сафиуллина, 33 яшь

 Рәйдә Нигъмәтҗанова, 21 яшь:

  • Мин балачакта бик саран идем. Әмма бу гадәтемне бетердем, чөнки бу – бик начар гадәт. Минем бер дә уенчыкларым юк иде. Хәтерлим, башлангыч сыйныфта укыганда, бер йомшак уенчык бүләк иттеләр. Аны мин өф-өф итеп кенә тордым, шкафның иң биек урынына гына куя, саклый идем. Шуннан соң уенчыкларым арта торды, мин аларны шкафка урнаштыра тордым. Аларга берәр кеше кагылса, нык ачуым чыга иде. Саранлык инде бу, миңа шулай диләр иде. Бервакыт абыемны туган көнгә дәштеләр. Кибетләр ябык, ә туган көнгә барырга кирәк. Шуннан соң әниләр миңа: «Синең уенчыкларың күп ич, этикеткасы да алынмаган, берсен алыйк инде», димәсеннәрме. Ә мин: «Бу бит минеке. Нигә мин аны башкаларга бирергә тиеш әле?» дип каршы тордым һәм утырып еладым. «Ярар, тынычлан, алмыйбыз», – диделәр. Әмма сүзләренә ышанмадым: кайчы алдым да этикеткаларны кисеп чыктым. Димәк, бу уенчыкны берәүгә дә кабат бирә алмаячаклар бит. Шунысы кызык: хәзер бу уенчыкларның миндә берсе дә юк. Барысын да таратып бетердем.

Алмаз Гарифуллин, 12 яшь:

  • Без гаиләдә икәү. Әти-әни берәр нәрсә алып кайтса: «Бу – икегезгә», – дип, бүлешергә кирәклеген аңлатып үстерде. Без ниндидер тәмле ризык ашаганда да: «Энемә каламы? Абыйга каламы?» дип, башта сорыйбыз. Саран булырга ярамый, кешеләр сине хөрмәт итми, читләшә башлавы бар.

Мария Шаталова, балалар психологы:

  • Охшаш ситуация мисалында аңлатырга телим. Комлыкта ике бала уйный, ди. Берсе икенчесенең уенчык көрәген тартып ала, тегесе елый башлый. Ана кеше исә: «Хәзер үк уенчыгың белән бүлеш, саранланма!» – ди. Мондый очракта нишләргә? Күз алдыгызга китерегез: таныш булмаган берәүгә яраткан «уенчыгыгыз» – телефонны бирер идегезме? Яраткан машинагызны, күлмәгегезне? Бала белән дә шул ук хәл. Бала үз уенчыклары белән бүлешмәскә хокуклы. Аның белән сөйләшеп карый аласыз, әмма мәҗбүриләп әдәпле булу кагыйдәләрен тагарга кирәкми. Аннан, балага «үзенеке» булган нәрсәнең кадерен аңлату мөһим. Ягъни бу нәрсәне башка берәүгә биреп торган очракта да, бала аның кыйммәтен аңлап, бөтен килеш саклавын сорап бүлешсен. Шулай ук бүтән балаларның да сезнең сабыегызга бернәрсә дә тиеш түгеллеген аңлатыгыз. «Күбрәк биргән саен, күбрәк алырсың» дигән принцип та бармый.

Фото:https://pediatr-site.ru/


Фикер өстәү