Пенсиям артырга тиешме?

Мин II группа инвалид. Яшь вакытта химиядә эшләдем. Машина йөрттем. 19721976 елларда яшелчә киптерү заводында эшләдем. 30 ел эшләүчеләрнең пенсиясе 25 процентка арта, дигәннәр иде. Районның Пенсия фондына баргач: «Сезгә пенсия арттырылырга тиеш түгел», диделәр. Алар хаклымы?

Данис Шакиров. Арча районы Иске Кенәр авылы

Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге матбугат үзәге:

– Пенсия өч шарт үтәлгән очракта арта. Беренчедән, пенсиядәге яки пенсиягә чыгарга әзерләнүченең авыл хуҗалыгы тармагында 30 ел эш стажы булырга тиеш. Икенчедән, аның авылда яшәве шарт. Һәм, ниһаять, ул эшләмәүче кеше булырга, ягъни аның өчен мәҗбүри пенсия иминиятенә кертемнәр күчерелеп барырга тиеш түгел. Өстәмә акча алу хокукын бирә торган авыл пенсионерларының стажын исәпләгән вакытта, аларның колхоз-совхозларда һәм башка авыл хуҗалыгы оешмаларында терлекчелектә, үсемлекчелектә һәм балыкчылыкта эшләве искә алына. Профессияләрнең тулы исемлеге белән Пенсия фонды сайтында да танышырга мөмкин. Шушы шартлар үтәлгән очракта гына пенсиягә өстәмә акча билгеләнә. Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге 2019 елда кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, күпчелек авыл пенсионерларының пенсияләрен кабат исәпләде. Бу эшләр гариза язмыйча, булган мәгълүматлар нигезендә башкарылды.


Фикер өстәү