Йә без аларны үзебездә тәрбиялибез, йә юкка чыгачакбыз…

Ноябрь ае бәйрәмнәргә һәм истәлекле көннәргә шактый бай. Соңгылары арасында бер-берсенә мәгънәсе буенча күпмедер охшаш, азмы-күпме кисешкән даталар да юк түгел. Халыкара җәмәгатьчелек зурдан кубып билгеләп үтәргә тиешле (тиешле, дию шуннан, чөнки ишетми, белми калганнар – күпчелек) Бөтендөнья игелек көне – 13 ноябрь узып та өлгермәде, икенче бер дөньякүләм истәлекле дата – Толерантлык (татарчага башка кешеләргә, милләтләргә, расаларга ихтирамлылык, түзем, сабыр булу дип тәрҗемә итәргә мөмкиндер) көне – 16 ноябрь җитте. Инде килеп менә бүген, ягъни 28 ноябрь – Бөтендөнья шәфкатьлелек көне.

«Җир йөзендә шәфкать күпме?» – дип сорыйсы килә сүз башында ук. Җавап, миңа калса, шундый: кеше дип аталган, Ходай зиһен биреп яраткан җан ияләре арасында күп түгел ул сыйфат. Юк, дип әйтеп булмый, ул бар, әмма аз, җитәрлек түгел. Җир йөзендә шәфкатьлелек дефициты әле бетерелмәгән.

Күпләр белгән борынгы риваять бар. Кояшлы, кызу көннәрнең берсендә Афина кешеләре, кулына чыралы фонарь тотып, як-ягына каранып баручы Диогенны күреп: «Көпә-көндез, яктыда чыра яндырып нәрсә эзләвең бу?»–  дип сораганнар. «Кеше эзлим», – дип җавап кайтарган философ. Афиналылар, көлеп: «Әнә ич урамда күпме халык, сиңа кем кирәк соң, минме, менә бумы, әллә әнә теге кешеме?» – диюгә, Диоген янәдән: «Кеше эзлим», – дип кабатлаган, имеш.

Диогенның җавабында тирән мәгънә ята. Ничек Чын кеше саналырга? Җавап гади генә кебек үзе: кеше икәнсең, беренче башлап син шәфкатьле, миһербанлы булырга тиешсең. Башкалар хәленә керә белергә. Әмма беренче карашка гади тоелса да, күпләр үти алмаган, теләмәгән, хәтта исенә дә алмаган гамәл бу. Әйе, җәмгыятебездә шәфкать дефициты. Бер генә мисал китерик: язып торуларынча, шушы ХХI гасыр җитеп тә, Җир йөзендә 820 миллионнан артык кеше һаман да ачлы-туклы яши. Ул гынамы? ВОЗ (Бөтендөня сәламәтлек саклау оешмасы) мәгълүматларына караганда, шуларның 10–12 миллионы (!) ачлыктан үлә тора. Ел саен! Коточкыч хәл! Ничек шушы заманда моңа юл куела? Медицина үскән, фән олы адымнар белән алга атлаган чорда ел саен бер Белоруссия юкка чыгып бара дигән сүз бит бу. Биредә нинди шәфкатьлелек турында сөйләп була? Пандемия аркасында, җитештерү кимү сәбәпле, якын арада ачыгучылар саны бер миллиардка җитәчәк, ачлыктан үлүчеләр саны да артачак, ди белгечләр.

Шул ук вакытта кешелек, дөнья илләре кораллануга (бер-берсенең башына җитәргә әзерләнүгә, дип укы), тынычлык проблемаларын өйрәнүче Стокгольм халыкара институты исәпләүләренә караганда, ел саен 2,1 триллион доллардан артык акча тота. Шушы астрономик санны 820 миллионга бүлгәндә, кеше башына 2500 доллар тирәсе чыга. Азия белән Африканың үтә фәкыйрь илләре өчен бу – олы байлык, тамак проблемасын тулысынча чишү, үлем-китемне бөтенләй юкка чыгару. Тик ул сумманы аларга беркем дә беркайчан да китереп бирмәячәк. Үлем статистикасы да элеккечә калачак. Чөнки кешелек әлегә андый шәфкатьлелекне белми.

2019 елда Җирдә яшәүче 2825 затның мал-мөлкәте миллиард доллардан күбрәк булган. 2018 ел белән чагыштырганда бу 221 кешегә артык: кемдер ачка тилмергәндә, Җирдә ашкынып баю күзәтелә. Шул 2825нең гомуми байлыгын интернет чыганаклар 9,4–10 триллион доллар тирәсе дип билгели.

Болар да беркайчан да бүлешмәячәк. Теге дөньяга ул байлыкны ташып, күчереп булмасын яхшы белгән тәкъдирдә дә. Бит һәр доллар миллиардеры һәм миллионеры үз байлыгының 10–15 процентын гына биргәндә дә, планетада ачлык проблемасын тулысынча хәл итеп булыр иде.

Шәфкатьлелек, әлбәттә, ачлыкка каршы көрәш кенә түгел. Ул – күпкырлы сыйфат. Әлеге истәлекле көнне моннан 8 ел элек гамәлгә куючылар (аның инициаторы булып Һиндстан журналисты һәм җәмәгать эшлеклесе Притиш Нанди исемле кеше санала, диләр) теләгән төп таләп һәм максат – тере затларга, кешеме ул, хайванмы, үсемлекме, эш белән дә, сүз, хәтта уй белән дә зарар китермәү. Әлеге дата – дөнья җәмәгатьчелеген, барча кешеләрне, милләтенә, расасына, яшенә, статусына карамастан, үзара аңлашып яшәүгә, тынычлыкка, шәфкатькә чакыру. Әйтергә кирәк, мондый теләк – күпчелек диннәр өндәгән, үтәлергә тиеш, тик дәһри һәм ваемсыз җаннар исәпләшмәгән, үтәмәгән күптән билгеле кануннар.

Дөньяны әйдәп баручы Көнбатыш цивилизациясе христиан динендә. Тик ул диннең ул илләргә, андагы халыкка йогынтысы зурмы соң? «Возлюби ближнего как самого себя» үтәләме? Миңа калса, бик тә начар үтәлә. Сүз дә юк, демократия, либерализм, кеше хокуклары ягыннан караганда алар – һәртөрле мактауга лаек җәмгыять. Анда барысы да кеше өчен. Шул исәптән дәүләт тә. Дәүләт аларда – гражданның хезмәтчесе. Ул шулай булырга тиеш тә. Бер үк вакытта Көнбатыш – артык гамәли, прагматик җәмгыять, куллану җәмгыяте. «Рас дөньяга килгәнсең, тормыштан барысын да алып кал, типтереп яшә», – дип тукый бәндәгә андагы чынбарлык. Тик бу шигарь – эгоизмга хәер-фатыйха. Ул шәфкатькә урынны аз калдыра. Бар кеше дә алырга, үзе хакында гына уйларга күнеккәч, бирүчеләр, хәлеңә керүчеләр күп була алмый. Череп баеган Америка, тук булыгыз, авырмагыз, дип Замбия белән Гвинея-Бисауга бер вакытта да ярдәм кулы сузмаячак. Углеводородны чиксез күләмдә ягып, аны агулы төтенгә әйләндергәндә дә (АКШ дөньяда чыгарылган нефтьнең дүрттән берен яга) алар табигатькә, җирдә яшәүче һәркемгә килүче зыян хакында бик аз уйлый.

Шунысын да ассызыклыйк, шәфкатьлелек ул миллионерлар, байлар, йә булмаса, түрәләр эше генә түгел. Ул – һәрберебез гамәле. Һәр кеше үзеннән башласа гына, Диоген кебек, кеше эзләп йөрисе булмаячак.

Таныш түгел әбигә урам аша чыгарга булыштыңмы, бу да кечкенә генә булса да шәфкать. Аңа сумкасын подъездына чаклы илтешкәнсең икән – монысы да игелек. Тротуарда аунап яткан пакетны алып, чүп савытына ташлау, хуҗасыз мәче баласын ашату да һәммәбезнең кулыннан килә. Мәче дигәннән, әле беркөн генә күрше малае төшә алмыйча агач башында ярты көн кычкырып утырган шул җан иясен җиргә алып төште. Эчтән генә «өмет бар бу балада» дип уйлап куйдым…

Шәфкатьлелек, игелек, толерантлык – кешелекнең аерылгысыз юлдашы булырга тиешле, кешене кеше иткән төп, фундаменталь кыйммәтләр. Йә без аларны үзебездә тәрбиялибез, йә юкка чыгачакбыз. Бүгенге техноген заман безгә бары ике вариант кына калдыра.

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү