Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кими

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы ачыкланган, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

«Татарстанда коронавирус инфекциясенең 84 яңа очрагы теркәлгән. Алты кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән», — дип искәрттеләр ведомствода.

Җиде кеше хастаханәгә озатылган, 77 кеше өендә дәвалана.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (30 кеше) аралыгында ачыкланган. Алар арасында шулай ук 80-90 яшь аралыгындагы — биш һәм 90 яшьтән өлкәнрәк бер кеше дә бар.

Коронавирус йоктыручылар саны Казанда (46 очрак) иң күбе булган. Чаллы шәһәрендә — җиде, Югары Ослан һәм Түбән Кама районнарында дүртәр очрак ачыкланган. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/30-11-2020/tatarstanda-so-gy-t-lekt-koronavirus-infektsiyase-yoktyruny-84-ya-a-ochragy-achyklangan-5789183


Фикер өстәү