Татарстан “Абилимпикс” ярышларында икенче булды

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында “Абилимпикс” һөнәри осталык буенча ил чемпионаты төгәлләнде. Татарстан командасы 56 медаль отып, төбәкләр арасында икенче булды. Беренче урында – Мәскәү командасы. Аларның 108 медале бар.

“Россия – мөмкинлекләр иле” матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 23-29 ноябрь көннәрендә бер өлеше – “очно”, икенче бер өлеше читтән торып үткәрелгән ярышларда 81 субъекттан 2 меңнән артыграк кеше катнашкан. Инвалидлар җәмгысе 77 һөнәр буенча көч сынашкан.
Җиңүчеләрдә тыш, “Абилимпикс” волонтерлар хәрәкәтен үстерүдә лидер-төбәкләр дә билгеләнгән. Болар – Пенза, Ростов һәм Орел өлкәләре. Ә инде “Абилимпикс” белгечләр хәрәкәтен үстерү буенча Татарстан командасы, Мәскәү командасыннан гына калышып, икенче урынга чыккан.


Фикер өстәү