Йортсыз калган Хәсәншиннар: «Үч иткәндәй, быел йортны да иминиятләштермәгән идек»

Яңа Чишмә районының Акбүре авылында чыккан янгында санаулы минутлар эчендә Хәсәншиннарның йорты янып бетә. Әле ярый янгын сүндерүчеләр мунча һәм сарайны, андагы хайваннарын саклап кала.

– Ул көнне әнием Гөлсирә эштә кала. Өйдә Рәшит абый гына була. Ул ялкын күреп, ярдәмгә күршеләрне чакыра. Өстенә дә кимичә чыгып китә. Шуннан соң кире керә алмый, газ казаны шартлый. Ялкын бик тиз тарала. Шулай итеп, әнием белән Рәшит абый бернәрсәсез урамда кала, – дип сөйли Гөлсирин. – Әлеге авыл советы рәисе ярдәм итә. Үзләренең әти-әнисеннән калган йортны биреп торды. Әниемнәр шунда яшәп тора. Үч иткәндәй, быел йортны да иминиятләштермичә калган булганнар. Әлегә нәрсә эшләргә дә белгән юк. Нигезебезгә йорт салыргамы, авылдагы буш йортларны сорап торыргамы – белмибез. Дөресен генә әйткәндә, баш эшләми. Берни уйлап булмый. Әниләрем өчен йөрәк әрни. Урамда кыш ае. Алар йортсыз калды. Шуңа да изге күңелле кешеләрдән ярдәм сорарга булдым. Зинһар, булышыгыз!


Фикер өстәү