Казанда күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирәләр

Ел башыннан бирле Казанда 1015 күп балалы гаиләгә бушлай җир кишәрлеге тәкъдим ителгән. Шулардан 557 гаилә үзләренә кулай җир кишәрлеге (гомуми мәйданы 336 мең 801 кв.м), сайлап алган 206сы тәкъдим ителгәннән баш тарткан. Быел Биектау районы Яшь Көч авылы тирәсендә кишәрлекләр бүлеп бирү дәвам иткән.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: 2020 елда Казанда күп балалы гаиләләр 1044 кә артып, бүген 14687 шундый гаилә бар. 2011 елда күп балалы гаиләләрне бушлай җир кишәрлекләре белән тәэмин итү программасы гамәлгә кергәннән бирле, ишле гаиләләр саны 12,5 тапкыр үскән. Программаның гамәлдә булу чорында башкалабызда яшәүче барлыгы 6798 күп балалы гаилә бушлай җир кишәрлегенә ия булган.
Быел декабрьдән алып, 2021 елның мартына кадәр Биектау районының Дачное авыл җирлегендә, Колсәет бистәсенең көньяк-көнбатыш өлешендә һәм Константиновка бистәсендә тагын 347 кишәрлек бирү күздә тотыла. Аларның барысы да тиешенчә рәсмиләштерелеп, кадастр учетына куелган.
Әле тагын Биектау районы Колсәет һәм Каймар бистәләрендә, Лаеш районы Сокуры бистәсендә 500 җир кишәрлеген ызанлау эше алып барыла. Бу биләмәләр дә, кадастр учетына куелуга, күп балалы гаиләләргә биреләчәк. Әлеге эшне киләсе елның яз ахырларында башкару күздә тотыла.
Моннан тыш Казан Башкарма комитеты, Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән берлектә, Биектау районында 963,6 гектар мәйданда федераль җир кишәрлеген әйләнешкә кертү буенча уртак эшен дәвам иттерә. Бу территория өстәмә рәвештә 3972 җир кишәрлеген булдыру мөмкинлеген бирәчәк. Шулай ук Сокуры бистәсендә дә 116 өстәмә җир биләмәсе пәйда булачак.
Исегезгә төшерәбез: Казан башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетында күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлеге мәсьәләсе буенча “Кайнар линия” (+7(843)221-06-80) эшли.

 

 


Фикер өстәү