Рөстәм Миңнехановка электромобильгә корылма бирә торган мобиль кушымтаны күрсәттеләр

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста эш сәфәрендә булды. Биредә аңа электромобильләрне электр энергиясе белән кору өчен ясалган мобиль кушымта эшен күрсәттеләр, дип яза Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

«Электрифлай» компаниясе электромобильгә электр корылмасы бирү (зарядка) станциясе белән тоташтыруны оештырган. Мобиль кушымта электромобильчегә туры килә торган станциягә кадәр барлык юлларда маршрут сайларга, станцияне кертергә, сүндерергә һәм зарядка өчен түләргә ярдәм итә. Киләчәктә Россиянең барлык төбәкләрендә электр корылмасы бирү станцияләренең бердәм челтәрен булдыру планлаштырыла.

«Бу юнәлешне үстерергә кирәк. Станцияләрне яңа йортларда, АЗСларда, паркингларда урнаштырырга кирәк. Безнең шәһәрләр өчен бердәм стандарт эшләргә кирәк. Бу эшне хупларга кирәк дип саныйм», — дип бәя бирде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары «Иннополис» МИЗның локаль-чистарту корылмалары (ЛЧК) төзелеше мәйданчыгын карадылар. Махсус зона территориясендә өч локаль-чистарту корылмасы төзеләчәк. Аннары ноябрь аенда файдалануга тапшырылган җитештерү базасында булдылар. Объект инженерлык челтәрләре белән мониторинг һәм идарә итү, инженерлык системалары җиһазларының торышы һәм параметрлары турында оператив мәгълүмат алу һ.б. бурычларны үти.

Рөстәм Миңнехановка үзәкнең берничә проектын тәкъдим иттеләр, шул исәптән — вагоннарны автомат рәвештә аеру системасы, торбаүткәргечләргә техник диагностика ясау, пилотсыз локомотив проекты, машина йөртү таныклыгын алу өчен имтихан тапшыру өчен программа-аппарат комплексы.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Николай Лобачевский исемендәге технопарк төзелешендә булды. Объект 1,5 мең эш урынына исәпләнгән. Төзелешне тәмамлау бу ел ахырына планлаштырылган. Технопарк территориясендә офислар, административ-хуҗалык биналары һәм ял итү зоналары урнашачак. Бүгенге көндә яңа технопарк инфраструктурасын куллану буенча сөйләшүләр алып барыла. Кайбер компанияләрнең тәкъдимнәре карала.


Фикер өстәү