Соңгы ярты елда Татарстанда һәр биш хезмәткәрнең берсе “больничный”га чыгып алган. Эш эзләү сайтының (hh.ru) тикшеренүләр хезмәте республикада яшәүчеләр арасында сораштыру үткәреп, шундый нәтиҗәгә килгән.
Хезмәткәрләрнең 21 проценты алты ай эчендә бер тапкыр авырган, дигән сүз бу. Медиклар, банк хезмәткәрләре һәм җитештерү өлкәсе белгечләре барыннан да ешрак сырхаулаган. Шуны билгеләп үтү кирәк: күпчелек очракта “больничный” COVID-19 инфекциясе йоктыру сәбәпле түгел, башка диагноз буенча бирелгән. Сораштыруда катнашучыларның чама белән 13 проценты гына вакытлыча эшкә яраксызлыгын коронавируска бәйләп аңлаткан. Шук ук вакытта кайберәүләр (башлыча хисапчылар, реклама, маркетинг белгечләре, ИТ-белгечләр) берара өйдә сырхаулап ятарга мәҗбүр булган бер мәлдә тулы көченә яки өлешчә эшләвен дәвам иттергән.