Дерелдек (холодец) ясау ЫСУЛЫ

Венера МӘҖИТОВАдан дерелдек (холодец)

Башта тоякны кайнатырга утырттым, икенче кәстрүлгә сөяклерәк итне пешерергә куйдым. Пешеп җитәргә 1 сәгать кала икесенә дә бер зур кашык тоз салдым. Сөякле итне талгын гына утта 3 сәгатьләп пешерсәм, тоякны 6 сәгать газ өстендә тоттым. Тояк бераз суынуга, аны тышчасыннан чистарттым, аннан итне сөякләреннән арындырдым. Шуннан, 5–6 тырнак сарымсак кушып, ит белән дерелдекне иттарткыч аша чыгардым. Шул катнашма өстенә дерелдек пешкән шулпаны (өстендәге маен җыеп аласы), 3–4 дәфнә яфрагы, бераз борыч салдым да, барысын бергә яхшылап болгатып, кабартып алдым һәм тәлинкәләргә салып, суытырга куйдым.

 

Фото:pixabay.com


Фикер өстәү