«Кеше даруханәгә йөгергәнче, бал, перга, прополисның файдасы турында уйлансын иде»

Безнең ризыклар Россия дәрәҗәсендә танылырга лаеклы һәм моңа һәркем үз тавышын биреп, аз гына булса да өлешен кертә ала. Шулай итеп, «Вкусы России» бәйгесендә тавыш бирүнең соңгы көннәре бара. Ул 2 декабрьдә төгәлләнә. Бәйгенең нәтиҗәләре белән декабрь ахырында таныша алачакбыз.  

Мәгълүм булганча, Татарстаннан бәйгегә 200ләп тирәсе бренд тәкъдим ителде. Шуларның 22се генә сайлап алынган. Алар арасында «Татарстан балы», «Кукмара балы», Лаеш чәкчәге, «Казан» чәкчәге, «Татарстаннан хәләл сосискалар», «Кичке Казан» торты, Яшел Үзән катыгы, Әгерҗе лимонады, Татар икмәге, Алабуга перәнниге, казылык, татар талкыш кәләвәсе һәм башкалар бар. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, төп максат – кулланучыларны Россиянең күптөрле тәмле ризыклары белән таныштыру һәм төбәк туклану продуктлары брендларын үстерү мөмкинлеген күрсәтү. Белгечләр шулай ук бәйгенең агросәнәгать комплексын үстереп җибәрүгә үз өлешен кертер дип өметләнәләр.

Проектта катнашучыларның барысы да федераль ярдәм һәм үсеш программасына керәчәк. Киләчәктә проектта катнашучы бренд хезмәткәрләре квалификациясен күтәрә алачак, ә җиңүчеләрнең ихтыяҗны һәм сатуны арттыруга ярдәм алу мөмкинлеге булачак. Шунысы игътибарга лаек: биредә иң элек кече җитештерүчеләр тәкъдим ителгән. Бу алар өчен алга таба эшләргә этәргеч булачагына ышаналар.

Бәйгедә катнашучылар арасында әле көзен генә үзебез дә кунак булып киткән «Кукмара балы» да бар. Умартачы Таһир Бариев әйтүенчә, бәйгедә катнашу зур дәрәҗә дә, җаваплылык та, үз брендыңны халыкка күрсәтү дә.

– «Кукмара балы» бренды астында ун ел продукция җитештерәбез. Без моңа кадәр дә Россия, Татарстан күләмендә уза торган төрле күргәзмәләргә, ярминкәләргә чыга торган идек. Бәйге турында ишеткәч тә, катнашу теләген белдердек. Татарстаннан сайлап алынган брендлар арасына кергәнбез икән, димәк, бу да начар түгел, – ди Таһир Бариев. – Без һәрдаим яңалыкка омтылабыз. Россиякүләм ярминкәләрдә күргәннәрне үзебездә булдырырга, заман белән бергә атларга тырышабыз. Быел, мәсәлән, балны 10 граммлы кечкенә капларга салып тарата башладык. Киләчәктә аларны поездларда, мәктәп ашханәләрендә кулланырлар дип өметләнәбез. Төргәкләр халыкка оялмыйча күрсәтә торган. Бәйгедә, бәлки, зур уңышларга да ирешеп булмас, чөнки бренд буларак, безнең белән чагыштырганда, башкорт балының даны күпкә зуррак. Гәрчә сыйфаты буенча алардан калышмасак та… Һәрхәлдә, бу бәйге безнең өчен зур мәгънәгә ия. Россия күләмендә үзебезнең балны таныту буенча зур бер адым ясадык дип әйтергә мөмкин.

Умартачы фикеренчә, халык балның, умарта продукциясенең файдалы үзлекләрен тиешле дәрәҗәдә белеп бетерми. Әлеге бәйге аларга да игътибарны арттырырга ярдәм итсен иде, дигән теләктә тора ул.

– Кеше даруханәгә йөгергәнче, бал, пирга, прополисның файдасы турында уйлансын иде. Бүгенге вазгыятьтә прополис аеруча зур игътибарга лаек югыйсә. Ул вирусларга каршы торучанлыкны арттыра, – ди ул. – Сәламәтлек – бал кортының канатында, дип юкка гына әйтмиләр. Безнең халыкны бал ашарга өйрәтәсе бар әле. Аны бала вакыттан ук башларга кирәк. Умартачыларга күбрәк игътибар булса, кеше үзе дә бу эшкә тартылыр, хезмәтле булыр иде.

Бәйгедә Мамадыш районының «Колмаклы Мамадыш икмәге» бренды да көч сынаша. «Мамадыш» кулланучылар кооперативы рәисе Гүзәл Хәсәнова әйтүенчә, ул төрле яшьтәге кулланучылар өчен туклыклы продукт булып санала, кешегә көч-куәт өсти, эчәклекләрне чистарта һәм аларның эшләвен җайга сала.

– Без базарда күптән түгел генә әле. Ике ел чамасы гына. Аңа кадәр ике төрле ипи пешерә идек, хәзер менә шушы колмаклы ипи белән генә шөгыльләнәбез. Районда безне беләләр. Атна саен Казанның Дәрвишләр бистәсенә йөрдек. Анда да даими сатып алучыларыбыз барлыкка килде, – ди технолог. – Бәйгедә катнашкач, халык безне тагын күбрәк белә башлар, дип өметләнәбез. Үзенчәлегебез шул: чүпрәне колмактан үзебез ясыйбыз. Һәм шуннан элеккеге традиция белән икмәк пешерәбез. Хәзер бит ипинең башын, камырын бергә куеп, төче итеп ясыйлар. Матурлыкка матур булса да, аның сыйфаты, сәламәтлеккә файдасы юк. Колмаклы икмәк исә бик файдалы. Аннан соң, аны бер тәүлек эчендә ашап бетерергә кирәк.

Гүзәл Хәсәнова әйтүенчә, алар бәйгедә тавыш бирү саннарын күзәтеп баралар.

– Икмәгебез тышкы кыяфәте буенча башкалардан аерылмый. Кискәндә уалмаска тиеш, диләр. Ләкин менә анысы кайвакыт үзебездән генә дә тормый. Монда онның да сыйфатына күп нәрсә бәйле. Дөрес, кеше факторын да кире кагып булмый. Шулай да без сыйфатлы итеп пешерергә тырышабыз. Сатып алучыларыбызга ярарга, аларның саулыгын кайгыртырга тырышабыз, – диде ул.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү