Татарстанда 21 градуска кадәр салкынайта

1 декабрьдә, Татарстанда әкренләп температура түбәнәя, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми, көньяк-көнчыгыштан талгын җил фаразлана.

Юлларда бозлавык хасил була. Төнлә һәм иртән томан төшәчәк, бу хакта элек «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткән иде.

Төнлә һава температурасы -10…-15 градус, аязган вакытта -21 градуска кадәр булачак. Көндезге сәгатьләрдә һава -6…-11 градуска кадәр җылыначак.


Фикер өстәү