Татарстанда тиешсез урыннан юлны йөгереп чыкканда ир-атны машина бәрдергән

Казанда ир-ат юл аркылы машина алдыннан йөгереп чыкканда авыр җәрәхәт алган, дип хәбәр итә шәһәр автоинспекциясе.

Һәлакәт 13.03 сәгатьтә Глушко урамы һәм Җиңү проспекты киселешендәге юлда булды. Биредә тиешле булмаган урында юлдан чыгучы ир-ат «Чери» кроссоверы тәгәрмәчләре астында калган.

Юл-транспорт һәлакәтендә җәяүле ике аягын да сындырган. Ашыгыч ярдәм машинасында аны хастаханәгә алып киткәннәр.


Фикер өстәү