Кечкенә мәктәпнең яшь кулибиннары: «Җир өстендә йөри торган катамаран ясадык»

Монда нибары 23 бала укый, әмма һәрберсе нәрсәдер эшләп, башкаларны шаккатырырга тырыша. Елгага кергән казларны да куып чыгару җаен тапканнар. Бакча эшкәртү өчен яңа техника ясаганнар. “Иске әйбер ясап, алга таба барып булмый”, – ди Әлки районының Югары Әлморза мәктәбе укучылары.

Күптән түгел 5 нче сыйныф укучылары Илшат Минсафин белән Наил Сабиров “XXI гасырның яшь техниклары” Бөтенроссия фестивалендә беренче урынны алган. Егетләр мотобуксир ясаган. Менә шушы хәбәрне ишеттек тә, әлеге мәктәп турында күбрәк беләсе килә башлады.

– Узган ел мәктәптә 26 бала укыса, шуның 10ы төрле олимпиадаларда алдынгы урыннар алды. Бәйгеләрдә берне түгел, берничә урын яулыйлар. Унлап укучы “Яшь техник” түгәрәгенә йөри. Күбесе малайлар, арада бары бер кыз Иделия бар. Түгәрәкне технология укытучысы Марс Нотфуллин җитәкли. Бергәләп йорт өчен кирәк-яраклар уйлап табып, гадәти булмаган проектларны тормышка ашыралар, – ди мәктәп директоры Фәнүзә Нотфуллина. – Бүген балаларның күбесе телефонга бәйле. Шуңа күрә нәрсәгә булса да  кызыксындыру җиңел түгел. Марс аларны хәтта өенә дә чакыра. Гаражында нинди генә җиһазлар юк. Ватык кер юу машинасымы, сепаратормы, телевизормы – барысы да аңа китерә. Балалар башта моторлар сүтеп, аны кабат җыеп карый. Бу детальләрне хәтердә калдыру өчен дә кирәк. Авылыбыз хуҗалыкларында бар хезмәт автоматлаштырылган. Бәрәңге утырту, алу дисеңме, печән чабумы – барысы да техника ярдәмендә башкарыла. Авыл балалары моны күреп үсә, үзләрендә дә яңа техникалар ясап карау теләге уяна.

Ленар Билалов “Минем кече Ватаным” бәйгесенә үзе ясаган тракторны тәкъдим итеп, беренче урын алган. Илшат белән Наил бәрәңге бакчасында куллану өчен мотобуксир ясаган. Бакчаны күлтиләп, бәрәңге утырткач, җирне шуның ярдәмендә эшкәртәләр. Нинди файдасы бар дисезме? Болай эшкәрткәндә, бәрәңге 2-3 көн эчендә үк тишелеп чыга, Голландиядә шундый технология кулланалар икән. Иделия телефонга зарядка җыйдырткыч уйлап тапкан. Моның өчен иске принтер двигателеннән файдаланган. Аны кесәдә йөртеп була. Азалия исә “р” хәрефен әйтә алмаган сабыйлар өчен борчылып, ияккә куя торган махсус медицина җиһазы уйлап тапкан. Сөйләмендә кимчелеге булган берничә балада сынап та караган. Азалия хәзер Казанда медицина көллиятендә белем ала.

– Җир өстендә йөри торган катамаран ясадык. Авылда әбиләр, казлар суга кереп китә дә, тиз генә чыгарып булмый, диләр. Бу җиһаз өчен өч велосипед тәгәрмәче кирәк булды. Ул суга кереп, казларны куып чыгара, – ди технология укытучысы Марс Нотфуллин. – Без интернеттан карап ясамыйбыз. Кешедә булган әйберне күчерергә яки кабатларга яратмыйбыз. Башка нәрсә килә, авыл тормышында нәрсә мөһим – шуңа игътибар итәбез. Балаларга да яңа әйберләр уйлап табарга киңәш итәм. Бәйгеләрдә җиңү өчен дәлилләп тә күрсәтә белергә кирәк. Укучыларыма, әгәр сәдәфкә бишенче тишек тишеп, дәлилләп күрсәтәсез икән, “5ле” куячакмын, дим.

Сәрия Мифтахова


Кечкенә мәктәпнең яшь кулибиннары: «Җир өстендә йөри торган катамаран ясадык»” язмасына фикерләр

  1. Молодец МАРС. Болар бар да синен хезмэтлэр. Сина унышлар гел юлдаш булсын.

Фикер өстәү