Түбән Камада 120 фатирлы торак йортны кулланышка тапшырдылар

Түбән Камада 120 фатирлы торак йортка күченә башладылар. Биредә бюджет өлкәсе һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, нефтьчеләр, яшь гаиләләр һәм ятим балалар яшиячәк. Йортны, “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында, Дәүләт торак фонды төзеткән.

Фондның матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, 10 катлы йортның (бер бүлмәле – 40, ике бүлмәле – 60 һәм өч бүлмәле – 20 фатирдан тора) гомуми мәйданы 6500 кв.м. тәшкил итә. Фатирларның барысы да яшәү өчен тулысынча әзер: эчке бизәү эшләре тулысынча башкарылган, сантехника, газ плитәләре, су, газ, электр энергиясен исәпләгечләр, җылылык көйләгечләр куелган.
Дәүләт торак фонды быел Татарстан шәһәрләре һәм районнарында барлыгы 4970 фатир ( гомуми мәйданы – 273,6 мең кв.м) төзергә ниятли.


Фикер өстәү