Россия төбәкләре башлыкларын 31 декабрьне ял көне дип игълан итәргә чакырдылар

Иҗтимагый палата әгъзасы, «Аек Россия» башлыгы Солтан Хамзаев төбәк башлыкларын 31 декабрьне ял көне дип игълан итүне сорады, дип яза РИА Новости.

Элегрәк Дәүләт Думасы пленар утырышта ЛДПРның шундый ук закон проектын кире каккан булган.

«Алты елдан артык «31 декабрь-ял көне» дигән иҗтимагый инициативаны алга этәрәбез. Ел саен үткәрелә торган социологик сораштырулар нәтиҗәләре буенча,<…> сораштырылган гражданнарның 85 проценттан артыгы инициативаны хуплый», — диелә мөрәҗәгатьтә.

Узган ел, Хамзаев искә төшергәнчә, инициативаны 15 тән артык төбәк хуплаган, алар арасында Крым, Ставрополь һәм Краснодар крайлары, шулай ук Пенза, Орел һәм Магадан өлкәләре булган.


Фикер өстәү