“ВТ”га рәхмәт белдерделәр: «Кичә сорадык – бүген ярдәм килде»

Урамыбыздагы үзәк су торбасы тишелгән. 25 ноябрь көнне “Водоканал” оешмасының диспетчерына шалтыратып, гариза биргән идек. Алар икенче көнне килделәр дә, ике сәгать машиналарында утырып китеп бардылар. Бу хәл хакында “Халык контроле”нә дә яздым, бер җавап та булмады. Бүген бишенче көн су агып утыра. Бөтен җирне карлы су басты. Озакламый машина белән дә чыгып булмаячак. Зинһар, сез ярдәм итегез!


Казан шәһәре, Краснодарский урамында яшәүчеләр.
Әлегә хатны алгач, “Водоканал” оешмасының кабул итү бүлмәсенә шалтыраттык.
– Хәбәр итүегезгә рәхмәт. Кимчелекне тиз арада бетерербез, – диде андагы кыз. Бүген Краснодарский урамында суны туктатып, казу эшләренә керешкәннәр. Биредә яшәүчеләр “ВТ”га чиксез рәхмәтен белдереп шалтыратты. “Кичә кич сорадык, бүген иртән ярдәм килде”, – ди алар.


Фикер өстәү