Татарстанда 25 өлкән яшьтәге хатын-кызны үтерүдә гаепләнүче ир-ат тоткарланган

Бүген Казанда 25 өлкән яшьтәге хатын-кызны үтерүдә шикләнелүче 38 яшьлек Радик Таһировны тоткарлыйлар. Берничә ел тота алмаган маньяк турында хәбәр федераль үзәктән килә.

KazanFirst чыганагы хәбәр иткәнчә, Таһиров үз гаебен таный һәм тәүбә итә.

— Гаепне таный, елый, — дип хәбәр итте KazanFirst чыганагы.

Бу җинаять эшен тикшерүне Россия Тикшерү комитетының Баш Тикшерү идарәсе үз өстенә алган.

Тикшерү фаразлаганча, Таһировның беренче үтерүе әле 2011 елда ук булган. Ул Татарстанда гына түгел, күрше Идел Буе төбәкләрендә дә хатын-кызларга һөҗүм итә. 2017 елда көччеләр җинаятьчене билгеләүдә һәм эзләүдә ярдәм иткән өчен 3 млн сум вәгъдә иткән булалар. Тоткарланган егет 25-32 хатын-кызны үтергән дип фаразлана.

 


Фикер өстәү