Җиңел машиналарга бәяләр ник «сикергән»?

Россиялеләр көндәлек товарлар сатып алуга каян акча табарга белми интеккән бу кризислы заманда автомобиль базарында дефицит пәйда булган икән. Нәтиҗәдә фатирларга гына түгел, җиңел машиналарга да бәяләр бик сикергән. Тотылган автомобильләр бәясе бөтен фаразларны да узып күтәрелә, дип хәбәр итә autonews.ru сайты «Икенчел базарда – паника» дигән язмасында.

Сайтка ышансак, кулдан автомобиль сату күләме инде дүртенче ай рәттән үсә һәм октябрь ае үсеше 12 процент тәшкил иткән икән. Ел башыннан 4,5 миллион тотылган автомобиль сатылган. Бу үткән елгы еллык күрсәткечкә якын, ди. Октябрь аенда исә халык 588 мең иске автомобиль сатып алган. Ел ахырына кадәр икенчел базарда тотылган машиналарга ихтыяҗ тулысынча канәгатьләндереп бетерелер һәм язга сәүдә «катып калыр» дигән фикер әйтә белгечләр.

Икенчел базардагы бәяләр сикерешен яңа машиналарга бәяләр күтәрелү тәэмин иткән. Җитмәсә, дилер складларында дефицит та пәйда булган. Валюта курсының «биюе» дә халыкны акчаны автомобильгә инвестицияләп куюга этәргән. Клиентлар яңа автомобильгә өметләрен өзеп, берникадәр йөргән автомобильләргә йөз белән борылган. Элегрәк тотылган автомобиль бәяләре яңа машиналар базарында бәя күтәрелеп, ике-өч ай үткәннән соң гына үзгәрсә, хәзер бик тиз була икән.

Моңа охшаган вазгыять 2014 елда булган. Декабрьдәге валюта паникасын һәм халыкның ничек итеп товар җыярга кибетләргә ташланганын онытмадык бит әле. Ул чакта да икенчел базарда автомобильләрне кырып-себереп алып бетергәннәр икән. Паника узгач, 2015 елда ук икенчел базарда автомобиль сату кыенлашкан һәм бәяләрне төшерергә туры килгән. Хәзер дә хәл шуңа охшаш. Автомобильле булырга теләүчеләр инде теләкләренә иреште яисә ирешеп киләләр. Киләсе елның март аенда машина алырга теләүчеләр бик аз калыр һәм базар бәяләрне янә түбәнгә төшерер, диләр. Шуңарчы дилерларда да автомобильләр дефициты күзәтелер дип фаразлана.

Икенчел базарда ел башыннан автомобильләр бәясе 16 процентка күтәрелгән икән инде. Бу күтәрелешкә коронавирус та булышкан. Пандемиягә кадәр зур шәһәрләрдә халык җәмәгать транспортына өстенлек бирсә, чир таралгач, үз автомобилең куркынычсызрак дип саный башлаганнар. Моңарчы автомобиль алуны планлаштырмаганнар да базарга чыкканнар.

Валюта курсының тотрыксызлыгы кешеләрнең сатып алу активлыгын арттыра һаман да. Хәзер беркем дә доллар курсының иртәгә күпме буласын анык кына әйтә алмый бит. Акча алышыну турында имеш-мимешләр дә күп таратылды. Шуңа күрә акчасы булганнар аны шунда ук товарга әйләндереп кую җаен карыйлар. Халык банкларга да ышанмый. Бердән, күп кенә банкларның лицензиясе алыначак дигән хәбәрләр йөри. Икенчедән, депозитларга процентлар түбәнәйде. Автомобиль базарына шул да йогынты ясый. Банк белән тарткалашып йөргәнче, үз автомобилеңә утырып йөрү кулайрак дип санаучылар ишәя.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү