Татарстанда юл читенә төшеп киткән җиңел машина астында хатын-кыз мәетен тапканнар

Татарстанда юл читенә төшеп киткән җиңел автомобиль астында хатын-кыз мәетен табып алганнар, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.

Аларның сүзеннән билгеле булганча, юл һәлакәте бүген төнге икенчедә Лаеш районының Орел авылы янында киеп чыккан.

Зур тизлектә хәрәкәт иткән «Лада» автомобиле юл читенә төшеп киткән, түбәсенә әйләнеп капланган һәм агачлар арасына кысылып калган.

Ярдәмгә ашыккан кешеләр машина астыннан хатын-кыз мәетен табып алган.

Хәзерге вакытта аның әлеге машинаның шоферы яки пассажиры булганмы-юкмы икәнлеген, шулай ук шәхесен ачыклыйлар.


Фикер өстәү